«Төзүчеләр» стадионында бәйрәм ярминкәсе узды
Авыл хуҗалыгы

«Төзүчеләр» стадионында бәйрәм ярминкәсе узды

Бүген, 3 октябрьдә, «Төзүчеләр» стадионы Тукай районы халкы һәм кунаклары өчен төп җыелу урынына әверелде — биредә Өлкәннәр көненә багышланган зур авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде. Җирле авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм фермерлар үзләренең иң яхшы хезмәт җимешләрен тәкъдим итте. Район җитәкчелегенең игътибары һәм мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм концерты әлеге чарага аеруча җылы һәм күтәренке атмосфера өстәде.

«Төзүчеләр» стадионында бәйрәм ярминкәсе узды.

Шимбә иртәсендә стадионда җанлылык күзәтелде. Сәүдә рәтләре ачылу белән үк сатып алучылар чиратка басты: һәркем җирле хуҗалыклардан яңа гына өзелгән, сыйфатлы һәм экологик чиста продукция алырга ашыкты. Бәрәңге, яшелчәләр, бал, ит һәм сөт ризыклары һәркемне сөендерде.

Сату барышы һәм товарларның сыйфаты белән район җитәкчелеге дә танышты. Район башлыгы Камил Нәҗмиев һәм башкарма комитет җитәкчесе Линар Маняпов сәүдә нокталарын тулысынча карап чыктылар. Аларга шулай ук Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы башлыгы Ленар Әхмәтҗанов та кушылды.

Җирле авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм фермерлар үзләренең иң яхшы хезмәт җимешләрен тәкъдим итте.

Җитәкчеләр тәкъдим ителгән ассортиментны карадылар, фермерлар һәм кунаклар белән бик эчкерсез, җылы мохиттә аралаштылар. Район башлыгы авыл хезмәчәннәреннән уңыш җыю барышы турында сорашты, ә өлкәннәребезне бәйрәмнәре белән чын күңелдән кунак итте һәм котлады.

«Бердәмлек һәм кайгыртучанлык сизелә, бөтенебезнең дә кәефләре шәп! Продукция бик яхшы, бәяләр дә кулай», — дип үз фикерләре белән уртаклашты ярминкәгә килүчеләр.

Сәүдә рәтләренә район мәдәният хезмәткәрләре оештырган дуслык һәм җыр-бию бәйрәме тагын да ямь өстәде.

Сәүдә рәтләренә район мәдәният хезмәткәрләре оештырган дуслык һәм җыр-бию бәйрәме тагын да ямь өстәде. Сәхнәдән яңгыраган халык җырлары һәм дәртле көйләр сатучыларны да, сатып алучыларны да бергә берләштерде.


Нет комментариев