Йөрәкләрдә — рәхмәт хисләре
җәмгыять

Йөрәкләрдә — рәхмәт хисләре

Бу көннәрдә илебездә Өлкәннәр унлыгы гөрли. Шул уңайдан Күзкәй авылының мәктәп укучылары һәм укытучылары тормыш тәҗрибәсе һәм зирәклек үрнәге булган мөхтәрәм ветераннарны, өлкән буын вәкилләрен бәйрәм белән котлаган.

Йөрәкләрдә — рәхмәт хисләре.

1 октябрь көнне мәктәбебездә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмчә чәй табыны узды. Килгән кунаклар өчен бу көн якты хатирәләрне яңарту, дуслар белән хатирәләргә чуму мөмкинлеге бирде. Моңлы җырлар, ихлас сөйләшүләр һәм җылы елмаюлар аша әлеге чара чын мәгънәсендә олылау һәм хөрмәт бәйрәменә әйләнде. Нәкъ менә шундый бергәлек буыннар арасындагы какшамас чылбырны тагын да ныгыта.

1 октябрь көнне мәктәбебездә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмчә чәй табыны узды.

Мәктәп коллективы һәм укучылар өлкәннәребезгә аларның чагыштыргысыз зирәклекләре, бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәләре һәм яшь буын белән бүлешкән җан җылысы өчен тирән рәхмәтле. Чара ахырында укучылар һәр кунакка үзләренең ихтирамнарын һәм олы хөрмәтләрен җиткерделәр, дип язалар безгә Күзкәй авылы мәктәбеннән.


Нет комментариев