«Әгәр укытучы үз эшен генә яратса, ул яхшы мөгаллим булачак. Әгәр укытучы укучыны әтисе, әнисе кебек яратса, ул әйбәт булачак. Әгәр инде укытучы күңелендә эшенә һәм балаларга яратуны берләштерсә, ул – камил, чын укытучы булачак». Бөек рус язучысы Лев Толстойның шушы сүзләре Яңа поселогы мәктәбе педагогы һәм остазы, информатика укытучысы Айгөл Ризатдинова хакында язылган кебек. «ЛЮДИ в кадре» видеопроекты кысаларында без чираттагы чыгарылышыбызны нәкъ менә аңа багышларга булдык.

Айгөл Мирзаяновна — бай педагогик тәҗрибә, зур белем күләме һәм укучыларга белем бирү процессына җанын-тәнен биреп эшләүне үзендә берләштергән педагогларның берсе. Аның кебекләр турында яраткан эшенә бар булмышын багышлап, «янып эшли», диләр. Укытучының педагог осталыгын һәм оештыру сәләтен бернинди разрядлар һәм квалификацияләр белән дә бәяләп булмый. Аларны гади генә – баш хәрефләр белән язылган Укытучы, камил укытучы һәм остаз, диләр.
— Мин 10нчы сыйныфта укыганда ук әткәй белән әнкәй «Чит телләр беләсең киләме? Укытучы һөнәренә ничек карыйсың?» дигән бик җитди сорау бирделәр. Һәм беләсезме, шул ук вакытта, «әйе» дип чын күңелдән җавап кайтардым. Шуннан башлап ныклап инглиз телен өйрәнә башладым. Мәктәпне уңышны тәмамлап, Чаллының педагогия институтына укырга кердем. Беренче һөнәрем — инглиз һәм немец телләре укытучысы.
Институт еллары сизелмичә дә үтеп китте. Мин исә, дипломлы яшь белгеч, Яңа поселогы мәктәбенә укытырга кайттым. Алдан ук әйтеп куям, әлеге мәктәптә эшләвемә бу елны 20 ел булды. Узган гомер, диярсең… — дип сөйләп китте үзенең тормышы турында Айгөл Мирзаяновна.
Тәҗрибәле укытучыга 2010 елда информатика укытырга һәм махсус квалификация алырга тәкъдим итәләр. Югары белемле белгеч әлеге яңалыкны бик теләп кабул итә һәм үз һөнәренә яңа сулыш өсти.
— Информатика фәнен үз иттем, аның үзенчәлекләре бик күп. Биредә көн саен ниндидер яңалык өстендә эшләргә туры килә. Мин бөтен җаным белән балаларны яратам, алар белән эшләү әйтеп бетергесез энергия бирә. Алар бит үзләре дә укытучы ролендә кебек — мин балалардан да бик күп нәрсәгә өйрәнәм. Без укучыларым белән һәрчак «бер дулкында». Уйлавымча, шулай эшләгәндә генә югары нәтиҗәләргә ирешеп була, — ди мөгаллим.
Соңыннан Айгөл Ризатдинова безгә 9нчы сыйныфлар белән бергә имтиханнарга әзерләнүләре, үзе булдырган махсус методика турында сөйләде. Баксаң, бүгенге көндә югары сыйныфлар арасында информатика фәненнән бердәм дәүләт имтиханнары тапшырырга теләүчеләр саны шактый күп икән. Укытучының заманча программасы нәтиҗәсендә, балалар катлаулы сорауларны да җиңел үзләштерә һәм югары баллларга өметләнә ала.

Укытучылар өчен виртуаль мәйданчык
Айгөл Мирзаяновна — уңышлы педагог кына түгел, ә мәгариф өлкәсендә танылган эшмәкәр дә. Ул бөтен ил укытучыларын берләштергән ике зур интернет-платформага нигез салган. Бүген меңләгән хезмәттәшенә тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итә. Аның эшчәнлеге мәктәптән тыш та билгеле булуында бер шигем калмады. Бүгенге әңгәмәдәшем — халыкара һәм бөтенроссия конференцияләренең актив катнашучысы, танылган спикеры да икән. Ул 13 елдан артык педагогларга заманча укыту коралларын үзләштерергә, эшкә яңача карашлар кертергә һәм һөнәри үсеш юлларын табарга ярдәм итә.
Бөек рус язучысы Максим Горький язганча, һәр баланың күңелендә күзгә күренмәгән кыллар бар, оста кул белән тотынганда алар матур итеп чыңлый башлый. Айгөл Мирзаяновна да һәр баланың күңелендә шундый кылларны оста итеп таба белә. Ул вакыты һәм көче белән исәпләшми, аларга бар күңелен бирә. Яхшы педагог, үз эшенең чын остасы, тәҗрибәле җитәкче укучыларның берничә буынын мөстәкыйль тормышка әзерләгән.
Айгөл Мирзаян кызы турында алдан күрә белүче һәм игътибарлы педагог, югары тактка ия һәм хезмәттәшләре арасында да, укучылары һәм аларның әти-әниләре арасында да лаеклы абруй белән файдаланган педагог, диләр. Хезмәттәшләре белән бергә ул һөнәри конкурсларда, конференцияләрдә, семинарларда, форумнарда актив катнаша.

«Укучылар белән бер дулкында»
— Айгөл Мирзаяновнаның мәктәпкә килгән елларын бик яхшы хәтерлим. Ул минем өченче улым Азатны укытты, инглиз телен яратырга, аны ныклап өйрәнергә нәкъ менә ул өйрәтте. Улым бераз оялчан иде, әмма укытучы бу эшкә чын йөрәген биреп алынды. Хәзерге көндә Азат — уңышлы хирург, медицина өлкәсендәге олы китапларны инглиз теленнән тәрҗемә итә. Бу уңышта аның өлеше әйтеп бетегесез зур!
Айгөл ханым — гаиләсендә бик үрнәк ана, минем кебек үк өч ул үстерде. Малайларының һәр башлангычын хуплый, алар белән яши, — ди коллегасы турында башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлүсә Нәҗмиева.
Яңа поселогы мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әлфия Шириева коллегалары арасында Айгөл Мирзаяновнаның тирән хөрмәт яулавын билгеләп үтте.
— Мөгаллим таләпчән, балаларны ярата торган һәм ихтирамлы булырга тиеш. Үзеңдә әлеге сыйфатлар булса, син укыткан балалар да шундый булып үсәчәк. Безнең мәктәптә нәкъ менә шундый мөгаллимнәр хезмәт куя, Айгөл Мирзаяновна — шуларның берсе. Аны информатика укытучысы итеп эшкә чакырганда, ул бик теләп ризалашты. Коллегалары белән яхшы мөгамәләдә, бик ачык, ягымлы һәм ярдәмчел ул. Укучыларны да чиксез ярата, алар белән һәрчак «бер дулкында» эшли белә.
Канат куючы гаиләсе
Айгөл Ризатдинованың мондый зур казанышларга ирешүендә якыннарының роле бәяләп бетергесез зур. Ул — үрнәк хатын-кыз һәм соклангыч әни. Гомер юлдашы Илдар белән баһадирдай өч ул тәрбияләп үстерәләр. Малайларның өчесе дә спорт белән шөгыльләнә, төрле мәдәни һәм фәнни конкурсларда гел призлы урыннар яулый. Югары уңышларга ирешкән укытучы үзенең җылы гаилә учагы турында болай дип сөйли:
— Кая гына барсам да, тормыш иптәшем мине һәрвакыт хуплап, яклап тора. Әгәр аның шундый теләктәшлеге булмаса, мин бернәрсә дә эшли алмас идем, ул миңа һәрчак канат бирә. Малайларым белән дә чиксез сокланам һәм горурланам. Өй эшләрендә дә миңа зур ярдәмче алар: өйне җыештыралар, ашарга пешерәләр. Тормыш иптәшемә, улларыма һәм, әлбәттә, кадерле әткәй белән әнкәйгә бик зур рәхмәтлемен. Әткәй-әнкәй яшь чакта ук: «Бар, укы, инглиз телен өйрән», — дип юл күрсәтмәгән булса, мин бүгенге дәрәҗәләргә ирешә алмас идем.

Үрләр артыннан — яңа үрләр
Катлаулы һәм җаваплы укытучылык эшен зур бизнес-проектлар белән бергә алып бару, шул ук вакытта үрнәк гаилә учагын саклап, балалар үстерү — һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел. Айгөл Ризатдинова үзенең үрнәгендә заманча хатын-кызның эштә дә, тормышта да зур уңышларга ирешә алуын исбатлый.
Нет комментариев