Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
«Якты юл»ның алтын фондыннан

Күңелдә сакланган Яңа Бүләк җылысы балачак истәлекләрендә

“Якты юлның алтын фонды” рубрикасына кергән әлеге язма 2008 елның сентябрендә дөнья күргән. Анда автор Г. Җәмилев күңелендә еллар дәвамында сакланып килгән иң кадерле истәлекләрен яңарта. Бу хатирәләр Яңа Бүләк авылы белән тыгыз бәйләнгән. Автор өчен иң якты ике мизгел аеруча истә калган: беренчесе — Илһам Шакиров концертына бару, икенчесе — Яңа Бүләктә мунча керү вакыйгасы. Әмма шул хатирәләр артында бер гади генә, ләкин тирән мәгънәле хис — еллар буе әйтелми калган рәхмәт сүзләре дә ята...

Балачак истәлекләре

… Ерак 1958 елның җәендә миңа район пионер лагеренда ял итү бәхете елмайды. Лагерь Яңа Бүләк авылының элеккеге балалар йорты бинасында урнашкан иде. Ворошилов районының (элек безнең район шулай аталды) төрле авылларыннан 100гә якын 10-14 яшьлек кызлар, малайлар җыелдык. Лагерьда яңалыклар, кызыклы очрашулар күп иде. Ләкин иң истә калганы Илһам абыйның концерты булды. Аның студент чагы, җәйге каникулга кайткан булган. Баянчы иптәше белән ул безнең алда чыгыш ясады. Концерт ике сәгатьләп барды, аны кат-кат чакырып җырлаттылар. Тәрбиячеләр арасында Теләнче Тамак мәктәбе укытучылары да бар иде. Илһам абый, ялындырмыйча, җырлады да җырлады. Шул вакытта күңелемә сеңеп калган “Кандыр буе” җыры мине гомерем буе озата барды. Соңыннан мин Минзәлә педучилищесына укырга кердем һәм музыкадан имтихан тапшырганда үзем дә шушы җырны җырладым.

Икенче кызыклы хатирәм: лагерьда линейка вакытында “иртәгә мунча керергә барабыз”, - дигән белдерү яңгырады. Икенче көнне безне, 5-6 кешелек төркемнәргә бүлеп, авыл буенча өйләргә таратып чыктылар. Без, 5 малайны бер мөлаем апа каршы алды. “Әйдәгез, оланнар, мунча әзер, ничек юынырга икәнлеген абыегыз аңлатыр”, - дип, ул безне 30-35 яшьләр тирәсендәге ир-атка тапшырды. Без, чыр-чу килеп, мунчага кереп киттек, теге абый безнең бөтен киемнәрне җыеп алып чыгып китте. Без мунчада бер сәгатьләп шаярып ятканнан соң, теге абый тагын керде. Керде дә, бер малайның аркасын ышкып карады да: “Әле шытырдамый, булмаган”, - дип, тагын калдырып чыгып китте. Без тагын бер сәгатьләп мунча кердек. Чыгып китәр идек, киемнәр юк. Абыебыз соңгы тапкыр кергәч: “Менә хәзер булган”, - дип безгә берничә кием бирде. Шул киемнәрне киеп чыксак, хуҗабикә безнең бөтен киемнәребезне юып, бауга элгән булып чыкты. Без чыгуга чыжлап самовар кайнап утыра. Без кибегеп үләргә җиткән идек, бал белән 4 әр чынаяк чәй эчтек. Соңыннан берсе: “Мин 7 стакан эчтем”, - дип тә мактанды.

Минем күңелдә Яңа Бүләк авылы халкы менә шундый яхшы яктан истә калды. Ул мәрхәмәтле җаннар әле хәзер дә шунда яшиләрдер. Язмамны укып, анда үзләрен танысалар, соң булса да, шул 5 малай исеменнән мин аларга чиксез рәхмәт белдерәм. Ул вакытта ак мунчаның ни икәнен белмәгән балаларга ак мунчада юыну Ак диңгезгә кереп чыгу белән бер булды.

Г. Җәмилов, Сәмәкәй авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев