Опера җырчысы Сөмбел Кыямованың зур сәхнәгә юл башы
«Якты юл»ның алтын фондыннан рубрикасында тәкъдим ителәчәк бу язма моннан 18 ел элек басылган булган. Биш яшендә «Балкыш» фестивалендә чыгыш ясаган Сәмәкәй авылы кызы Сөмбелнең киләчәге өметле булуын күреп, район газетасы: «Җыр-моң дөньясы үзенә кабул итәр кебек», – дип язган. Бүген исә бу сүзләр чынбарлык: Ф. Шаляпин премиясе лауреаты, Казан консерваториясе доценты Сөмбел Кыямова (Ситдыйкова) А. Монасыйпов, Ш. Шәрифуллин, Р. Яхинның сирәк яңгырый торган әсәрләрен зур осталык белән башкаручы танылган опера җырчысы. Ә Сөмбелне зур сәхнәгә илткән юл нәкъ менә Тукай районында башланган бит.
Сөмбел – моңлы күңел
Аның тәүге сәхнәгә менүе балалар бакчасында йөргәндә була. Тәрбиячеләре, 5 яшьлек кызның сәләтен күреп, аны “Балкыш” район фестиваленә җырларга алып киләләр.
Җыр-моң юлы дәвамлы була кызның. Бүген инде аның исемен безнең район күләмендә генә түгел, илебезнең төньяк башкаласы Санкт-Петербургта да беләләр. Анда 2007 елның ноябрендә дөнья халыкларының “Яшьлек планетасы” фестивале узды. Шунда “Дөнья халыклары фольклоры” конкурсында катнашып, Сәмәкәй урта мәктәбенең X сыйныф укучысы Сөмбел Ситдыйкова дипломант исеменә лаек була. Әйе, сылу татар кызының татар һәм инглиз телләрендә башкарган җырлары жюри әгъзалары һәм тамашачылар күңеленә хуш килә.
— Бу җиңүгә нәрсә бәрабәренә ирештем дип уйлыйсың? — дигән соравыма Сөмбел:
— Әнием Венера мине кечкенәдән җырчы итеп күрәсе килгәнгә, миңа гел җырлар өйрәтте. Ул яшь чагында үзе дә сәхнәләрдә еш чыгыш ясаган. Үсә төшкәч, миңа музыка белеме бирү теләге белән алар мине Чаллының 1 номерлы музыка мәктәбенә укырга бирделәр. Быел мин 5 еллык музыка мәктәбенең “хор” бүлегендә соңгы елымны укыйм. Бу уңышларымда мин музыка мәктәбе укытучыларыма һәм аеруча конкурс өчен җырлар өйрәткән остазым Ольга Герасенкога чиксез рәхмәтлемен. Туып-үскән авылым Сәмәкәй урта мәктәбе укытучылары да — минем җырлы язмышыма сулыш өргән кешеләр. Әтием Марсельгә рәхмәтемнең иң олысы. Аның ярдәменнән башка хыялым тормышка ашмас иде, — диде.
Әйе, районыбызда үсеп чыккан талантлы эстрада җырчылары исемлегенә Сөмбел дигән җырчы да өстәлсә, бу безнең өчен горурлык булачак.
Күп тапкырлар “Йолдызлык” республика яшьләр эстрада фестивалендә җиңүләр яулаган, музыка мәктәбен бик яхшы билгеләргә генә тәмамлаучы җырчы кызны җыр-моң дөньясы үзенә кабул итәр кебек.
Р.Сәетгәрәева
16 май, 2008 ел
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев