«Якты юл» архивыннан: 19 ел элек Иске Дөреш кызы Илүзә бәхет турында
Быел «Якты юл» газетасына 50 ел. Шул уңайдан безнең редакция архив битләрен барлый башлады. Иң кызыклы язмалар белән сезне дә таныштырабыз. Бүген сезнең игътибарга шуларның берсен тәкъдим итәбез.

Моннан төгәл 19 ел элек «Якты юл» газетасының «Яшь хәбәрчеләр мәктәбе» рубрикасында Илүзә исемле кызның тирән мәгънәле язмасы дөнья күргән иде. Ул вакытта әле бик яшь булса да, Илүзә бәхет төшенчәсе турында олыларны да уйланырга мәҗбүр итәрлек җитди һәм тирән фикерләре белән бүлешкән. Ул сүзләр бүген дә үзенең актуальлеген югалтмаган, киресенчә, еллар үткән саен кыйммәте арткан сыман. Шактый гомер үтсә дә, Илүзә каләмен ташламагандыр, күңел түрендәге уйларын кәгазьгә төшерүен дәвам итәдер дип өметләнәбез. Аның яңа язмаларын түземсезлек белән көтеп калабыз.
Бәхет ни ул?
«Бу – гомерлек сорау. Һәм аңа һәркем үзенчә җавап бирә. Берәүләр өчен бәхет – байлык, муллыкка күмелеп яшәү, икенчеләре өчен – сәламәтлек, туган-тумачаның исән-сау яшәве, өченчеләре, кайгы-хәсрәт күрми, тыныч яшәүне бәхет ди. Берәүнең мин:
- Кыш, тәрәзә артында ябалак-ябалак кар ява, ә син җылы өеңдә гаиләң белән гөрләшеп, җир җиләге кайнатмасы белән сөтле чәй эчәсең, менә бу бәхет була, - дигәнен ишеткәнем бар.
Минемчә, бәхет ул – булганына шөкер итә, булмаганын булдырырга тырышуда. Нинди генә шартларда да бәхетле була белүдә. Популяр җырда бәхет турында бик матур әйтелгән:
Өйдә җылы түрең,
Нык нигезең булса,
Һәрчак җаның - тыныч,
Сау-сәламәт булсаң.
Иң зур бәхет шул ул дөньларда.
Кеше акылы бик кызык бит ул: дөньялар тыныч, кайгы-хәсрәт булмаганда, дөнья матурлыгын күрмибез. Кайберәүләр байлыкны бәхет дип уйлый, шуңа омтыла, ә бит байлык китә, ул бер көнлек, бәхетле булырга язганы җитә.
Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Авырлыкларга да дучар буласың. Әмма ул чагында да “Мин бәхетсез” дияргә ашыкма, тирә-яктагыларга күз сал: синнән бәхетсезрәк кешеләр бар бит. Гарипләр, ятимнәр, сугыш барган җирләр бар. Шулардан гыйбрәт ал. Мохтаҗга ярдәм ит, гарипне, ятимне җылы сүзең белән җылыт. Әти-әниеңне, әби-бабаңны матур эшләрең белән сөендер. Менә шул чагында үзең дә бәхетле булырсың».
Илүзә Хафизова, 11 сыйныф укучысы. Иске Дөреш авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев