Бәтке мәктәбе укучысының беренче укытучысына рәхмәт сүзләре
«Якты юлның алтын фонды» рубрикасына 2010 елгы бу язма очраклы гына сайлап алынмады. Тиздән мәктәпләрдә «соңгы кыңгырау» чыңлар, укучылар яраткан укытучылары белән саубуллашыр. Беренче укытучы — кеше күңелендә гомер буе саклана торган иң якты истәлекләрнең берсе. Бишенче сыйныф укучысы Д. Әпсәләмов үзенең укытучысы Шакирова Фәрсиягә рәхмәт сүзләрен җиткерә. Ул аның сабыр, ягымлы булуын, балаларга карата җылы мөнәсәбәтен һәм биргән тәрбиясен ихтирам белән искә ала.
Сез иң гүзәл кеше икәнсез
Укытучы апам! Минем өчен изге, кадерле, тылсымлы бу сүзләр!
...Чәчәкле сентябрь ае. Мин тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәм. Менә шул вакытта эчкерсез елмаеп, ягымлы дәшеп, беренче укытучым Фәрсия апа каршы алды. Әле дә ул минем күз алдымда елмаеп басып тора: кап-кара күзле, кара кашлы, кара чәчле. Түгәрәк йөзенә зур күзлеге бигрәк килешә.
Апабыз безнең сабый күңелләребезгә ачкыч таба белде, һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Ул безнең белән шатланды да, көенде дә: безне чын кешеләр итеп тәрбияләргә тырышты, намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте, һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алды. Матур итеп җырларга, очып-очып биергә, сәнгатьле укырга, рәсем ясарга да Фәрсия апабыз Шакирова өйрәтте.
Рәхмәт сезгә, сөекле укытучыбыз! Тормыш дулкыннары кая гына алып китсә дә, сез минем йөрәгем түрендә булырсыз. Киләчәктә дә бик күп сабыйларга белем бирергә, бик күпләрнең күңел түрләрендә иң кадерле, иң гүзәл кеше булып сакланып калырга язсын сезгә, Фәрсия апа.
Д.Әпсәләмов, Бәтке урта мәктәбенең 5а сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев