Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
«Якты юл»ның алтын фондыннан

Кәлҗемәнең онытылмас тәме

«Якты юл»ның алтын фондыннан» сәхифәсенең чираттагы язмасы әби-бабайларыбыз язмышына туры килгән авыр сынауларның ачык бер мисалы булып тора. Пенсиядәге укытучы Н. Сәләхова юллаган бу язма 2008 елның гыйнвар санында дөнья күргән. Бүген табыннарыбыз төрле сый-нигъмәтләргә бай, өстәлләребез муллыктан сыгылып тора. Бәрәңгене, аннан әзерләнгән ризыкларны яратып ашасак та, аны көн саен пешермибез — чөнки алмашка ризык төрләре җитәрлек. Ә менә сугыш чоры кешеләрен нәкъ бәрәңге ачлыктан, үлемнән саклап калган. Юкка гына алар аны «бөтен икмәк» дип атамаган.

Онытылмас хатирәләр

“Бәрәңге – ярты икмәк” диләр. Ә мин аны бөтен икмәк дияр идем. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда бар ризыгыбыз бәрәңге булды. Без, сугыш ятимнәре, туйганчы ипи ашый алмадык. Бөтен икмәк фронтка китә иде. Бәрәңге безне ачка үлүдән саклап калды. Әгәр дә бәрәңгене патша Петр I Россиягә алып кайтмаган булса, без нәрсә ашар идек? Без, әткәебез сугышта хәбәрсез югалып, ятим калган 6 бала шул бәрәңге белән исән калдык. Әнкәебез иртән иртүк торып, бер чиләк бәрәңге пешереп, 6 баласын 4 километр ераклыктагы Теләнче Тамак урта мәктәбенә укырга озата.  Көндезгә тагын бер чиләк, кичкә тагын бер чиләк бәрәңге кирәк, чөнки өйдә башка тел өстенә салырлык та азык юк. Ул кадәр бәрәңгене каян табарга соң? Шуңа күрә өч җиргә кул белән казып бәрәңге утырта идек. Аны җәй буе, бик тырышып, бәрәңге сабакларын иркәли-иркәли, эшкәртә идек. Күп хезмәт куеп үстергәч, уңышы да мул була иде. Бәрәңгенең беренче бүлбеләре күренә башлау белән, ашый башлый идек. Бер казан аш пешерәбез: аңа бәрәңге, кычыткан, кеше саен берәр кашык он салып болгата идек. Менә шул иде безнең бөтен азыгыбыз. Ашагач, эч тула, торып киткәч, тамак ача иде. Кәлҗемә турында да сөйләми булмас.

Яз башлану белән, ул безнең төп азыкка әйләнә иде. Ләкин... аны табу да гаять авыр булды. Җирләр ачылу белән, эзләп басуга китәбез (3-4 километр ераклыкта). Кулда – сәнәк, иңдә – көянтә-чиләк, аякта – тишек чабата. Балачак дустым, классташым Мөкәтдисә Фәсхиева белән ярыша-ярыша кичкә чаклы сазлыкны актарабыз. Ярый әле, кәлҗемә чыкса. Алтын чыктымени? Ярыша-ярыша әзли торгач, Мөкәтдисәнең чиләге минекеннән алдарак тула. Ул шундый тырыш, бер минут та тик тормый, казып кына тора. Яшьтән үк эшкә дә, укырга да бик тырыш иде, классташым. Ул: “И, дустым, ипи ашый башласак та, бу кәлҗемәне ашаудан туктамас идек, бигрәк тәмле бит”, - дия иде. Кызганычка каршы, ул бу тук тормышны күрә алмады, язмышы бик фаҗигале булды. Ул 1948 елның 9 мартында бәләкәй чана тартып, 8 километр ераклыктагы Кызыл Байрак урманына ягарга чыбык-чабык җыярга китә. Чанасын бәйли дә, туган авылы Хуҗига  кайтырга чыга. Ләкин көтмәгәндә, көчле буран чыгып, юлларны кар күмеп китә. Шунлыктан дустым юлны таба алмыйча адашып йөри йөри дә, хәле бетеп, утыра. Бияләйләрен салып кар өстенә сала да, башын шунда куеп, катып үлә. 14 яшьлек кыз бер туйганчы ипи ашауны да күрә алмыйча, җир куенына кереп ятты. Гомерем буе аны сагынып, юксынып яшәдем. Бу язмам аның рухына дога булып барсын иде. Урыны җәнәттә булсын. Бәрәңге хәзер дә табын түрендә. Аны ашамыйча калган бер көн дә юк. Аның белән өчпочмак, бәлеш, кыстыбый, бәрәңге бөккәне һ.б. әллә ниләр пешеререгә була. Җәй көне ап-ак чәчәккә күмелгән бәрәңге бакчасын көн дә бер әйләнеп чыгам, аннан үземә яшәргә көч алам. Яшәсен бәрәңге!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев