Комсомолец поселогыннан кечкенә Айсылуның гаилә җылысы һәм туган тел турындагы уйлары
«Якты юлның алтын фонды» рубрикасында Комсомолец мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Айсылу Галимованың гаилә җылысы, туган тел һәм милли тәрбия турында 16 ел элек язган язмасы урын алды. Чөнки еллар узса да, аның “үз ана телеңдә сөйләшү” турында әйткән сүзләре бүген дә актуаль яңгырый. Телне саклау гаиләдән башлана, ә Айсылуның ул чактагы фикерләре бүгенге буын өчен дә мөһим булып кала бирә.
Без өйдә татарча сөйләшәбез
Гаилә – ул берлек, бергә ярдәмләшеп яшәү, үз ана телеңдә сөйләшү. Кеше өчен гаиләдән дә кадерлерәк, әһәмиятлерәк нәрсә юктыр. Гаилә тоткасы әти-әни булса, балалар - гаиләнең көзгесе. Җир йөзендә иң гүзәл, иң матур сүз – әни. “Әни” диеп безнең телебез ачыла. Иң тәүге адымнарыбызны да әни ярдәме белән башлыйбыз. Гаиләдә иң зур, баш кеше – әти. Ул гаиләнең барлык кешеләре турында кайгырта, җил-яңгырдан саклый, төрле авырлыклардан яклый.
Без гаиләдә 3 бала. Минем 2 абыем бар. Илшат абыем өйләнгән инде, аларның балалары, кечкенә Наилебез һәм Альбина апам да бар. Марсель абыем Чаллы шәһәрендә укый. Без бик дус яшибез, рус мәктәбендә укысак та, әти-әнием өйдә русча сөйләшергә ризалык бирмиләр. Мин – Айсылу, улай кебек сылу, чибәр дигәнне аңлата. Без гаиләбез белән татар спектакльләрен, концертларын яратып карыйбыз. Җәйге каникул вакытында әби-бабайларга кайтып булышабыз. Бабаебыз гомер буе колхозда тракторда эшләп, лаеклы ялга чыккан. Аның күкрәген медальләр бизи. Ә әбиебез 25 елдан артык хат ташучы булып эшләгән, кешеләргә шатлык өләшкән. Хәзер әбиебез безнең арада юк инде. Тик без аны онытмыйбыз, сагынып искә алабыз. Ул газета-журналлар укырга, анда булган кызыклы әйберләрне безгә дә сөйләргә ярата иде. Әбием белән бабам 4 бала үстергәннәр. Балалары тормышта үз урыннарын тапканнар, безгә үрнәк булып яшиләр. Без туган телебезнең әби-бабай, әти-әни теле икәнлеген онытмыйбыз. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияты, тарихы көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы өчен барыбызга да тырышырга кирәк.
“Без бетә торган кавем түгел, бәлки дөньяда мәңге торыр вә башка миллләтләр берлектә җир йөзеннән файдаланыр өчен килгән милләтмез”, - дигән Р.Фәхреддин.
Бөек акыл иясе, олуг җәмәгать эшлеклесе, дин әһеле, мәгърифәтче, тарихчы, әдип, педагог, мөхәррир, публицист Ризаэддин бине Фәхреддин киләчәк буыннарның үз эшен дәвам итүенә чын күңелдән ышанып язган бу юлларны.
Мин үземнең гаиләмне, туган татар телемне яратам һәм алар белән горурланам. 2010 ел –Укытучылар елы. Шуңа күрә мин тел кадерен белергә өйрәткән, белем дөньясына алып кергән барлык укытучыларыма уңышлар телим.
А.Галимова, Комсомолец урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев