Бакчада үстерелгән уңышның бер өлешен мохтаҗларга биреп, изге гамәл кылырга мөмкин. Татарстанда гошер сәдакасын җыю өчен мәчетләрдә кабул итү пунктлары оештырыла.
Татарстанда быел Гошер көне 19 сентябрьдә узачак. Бу көнне бакчада һәм хуҗалыкта үстерелгән уңышның бер өлешен мохтаҗ кешеләргә сәдака итеп тапшырырга мөмкин.
Гошер итеп бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, кабак, суган, алма, слива һәм башка яшелчә-җимешләр кабул ителә. Уңышны республика районнары һәм шәһәрләрендәге үзәк мәчетләргә китерергә була. Җыелган гошер соңыннан ялгыз пенсионерларга, аз керемле һәм күпбалалы гаиләләргә, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүчеләргә, тол хатыннарга һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә таратыла.
Гошер — җыеп алынган уңышның бер өлешен мохтаҗларга тапшыруны күздә тоткан сәдака төре. Дини кагыйдә буенча, уңышның уннан бер өлеше гошер итеп бирелә.
Фото/ ТР МДН хәбәрләреннән
Нет комментариев