Октябрьдән Татарстан пенсионерларының түләүләре артачак
1 октябрьдән Татарстанда кайбер пенсионерларның түләүләре артачак. Өстәмә акча 80 яшькә җиткән өлкәннәргә, I төркем инвалидларга, тәрбиясендә хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзалары булган пенсионерларга һәм элеккеге хәрбиләргә каралган.