1 октябрьдән Татарстанда кайбер пенсионерларның түләүләре артачак. Өстәмә акча 80 яшькә җиткән өлкәннәргә, I төркем инвалидларга, тәрбиясендә хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзалары булган пенсионерларга һәм элеккеге хәрбиләргә каралган.
Сентябрьдә 80 яше тулган гражданнарның иминият пенсиясенең фиксацияләнгән өлеше якынча 10 мең сумга артачак. I төркем инвалидлар да шундый ук өстәмә түләү ала. Әмма бу ике нигез буенча берьюлы арттыру каралмаган.
Хезмәткә сәләтсез балаларын яки оныкларын тәрбияләүче пенсионерларга да өстәмә түләү бирелә. Аның күләме бер кешегә — 3 194,90 сум, ике кешегә — 6 389,80 сум, өч кешегә — 9 584,69 сум. Көндезге бүлектә укучы бала өчен түләү 23 яшькә кадәр саклана.
Моннан тыш, 1 октябрьдән элеккеге хәрбиләрнең һәм көч структуралары ветераннарының пенсияләре 4 процентка индексацияләнәчәк.
Нет комментариев