Татарстанда 16 сентябрьдә болытлы һава торышы көтелә, урыны белән көчле яңгыр явачак.
Иртән кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин. Көндез һәм иртән яшенле яңгыр, боз явуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күчәчәк, тизлеге секундына 6–11 метр булачак. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15–20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +9…+14 градус тәшкил итәчәк. Көндез +13…+18 градуска кадәр җылытачак, республиканың көнчыгышында урыны белән +23 градуска җитәчәк.
Нет комментариев