Россиядә гомер озынлыгы арту киләсе елларда онкологик авырулар куркынычын да арттырырга мөмкин. Белгечләр бәяләвенчә, 20–30 ел эчендә яман шеш авырулары 50 процентка кадәр үсәргә мөмкин.
Россиядә гомер озынлыгы арту белән онкологик авырулар барлыкка килү куркынычы да үсәчәк. Бу хакта РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко «Тормыш хакына» («Ради жизни») халыкара онкология һәм радиотерапия форумында хәбәр итте, дип яза ТАСС.
«Белгечләр бәяләвенчә, алдагы 25 елда гомер озынлыгы арту һәм бөтен дөньяда барган кайбер процесслар нәтиҗәсендә онкологик авырулар барлыкка килү куркынычы артачак», — диде Мурашко.
Аның сүзләренчә, кайбер фаразларга караганда, 20–30 ел эчендә онкологик авырулар таралышы 50 процентка кадәр артырга мөмкин.
Нет комментариев