Россиядә чит ил паспортларын рәсмиләштерү тәртибенә 2027 ел башыннан үзгәрешләр кертелә. 1 гыйнвардан ата-аналар паспортында балалар турында мәгълүмат күрсәтелмәячәк. Бу адым гражданнарның чит илгә чыгу мөмкинлегенә бәйле проблемаларны киметү өчен кирәк, дип хәбәр итә РИА Новости Россия Эчке эшләр министрлыгы материалларына сылтама белән.
МВД аңлатуынча, моңа чит ил паспорты булмаган балаларны кайбер Европа илләренә кертмәү очраклары сәбәп булган. Моңа кадәр бала турында мәгълүмат әти-әнинең чит ил паспортына кертелә ала иде.
Шул ук вакытта моңа кадәр бирелгән документлар гамәлдән чыкмаячак. Балалар турындагы язмасы булган паспортлар срогы тәмамланганчы юридик көчендә кала. Шуңа күрә аларны яңа тәртип аркасында ашыгыч рәвештә алыштырырга кирәкми.
МВД чит илгә чыгарга җыенган ата-аналарга баланың нинди документ белән керә алуын алдан тикшерергә киңәш итә. Аерым илләрдә паспортка кертелгән язма җитәрлек булмаска мөмкин, шуңа күрә дәүләтнең керү таләпләренә игътибар итәргә кирәк.
Паспортларның эчтәлегенә кагылышлы башка яңалыклар да көтелә. 2027 елдан документларда «Шәхси код» һәм «Исәпкә алу язмасы» дигән графалар бетерелә. Машина укый торган өлештәге тамгалар да яңартылачак: гражданнар паспортында — PP, дипломатик паспортта — PD, хезмәт паспортында — PO комбинацияләре булачак.
Нет комментариев