Татарстанда булачак пенсия күләмен ничек арттырырга
Киләчәк пенсия күләме хезмәт стажына, рәсми хезмәт хакына һәм пенсия коэффициентларына бәйле. 2026 елда фиксацияләнгән түләү 9584,69 сум тәшкил итә. Иминият пенсиясен билгеләү өчен кимендә 15 ел стаж һәм 30 ИПК кирәк, дип яза Татар-информ.