Яр Чаллы прокуратурасы 57 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслаган. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда һәм саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүдә гаепләнә, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2026 елның 27 июнендә ир-ат «ВАЗ-11113» автомобиле белән Шамил Усманов урамында хәрәкәт иткән. 81нче йорт каршында ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, 1953 елда туган хатын-кызны бәрдергән. Җәяүле алган авыр җәрәхәтләрдән соң медицина учреждениесендә вафат булган.
Тикшерү барышында гаепләнүче үз гаебен таныган. Хәзер җинаять эше Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәр судына җибәрелгән.
Нет комментариев