Киләчәк пенсия күләме хезмәт стажына, рәсми хезмәт хакына һәм пенсия коэффициентларына бәйле. 2026 елда фиксацияләнгән түләү 9584,69 сум тәшкил итә. Иминият пенсиясен билгеләү өчен кимендә 15 ел стаж һәм 30 ИПК кирәк, дип яза Татар-информ.
Рәсми хезмәт хакы мөһим
Пенсия баллары рәсми керемнән түләнгән иминият кертемнәре нигезендә туплана. Шуңа күрә рәсми эшләү стажны да, ИПКны да арттыра. Ә «конверттагы» хезмәт хакы киләчәк пенсияне арттырмый.
Стаж яки баллар җитмәсә, рәсми эшне дәвам итеп, кирәкле күрсәткечләрне тулыландырырга мөмкин. Шартлар үтәлмәгән очракта социаль пенсия билгеләнергә мөмкин, әмма ул, гадәттә, соңрак һәм күләме түбәнрәк була.
Пенсияне кичектерү түләүне арттыра
Иминият пенсиясен билгеләүне кичектергәндә арттыру коэффициентлары кулланыла. Әйтик, пенсияне ун елга кичектерү фиксацияләнгән өлешне ике тапкырга кадәр арттырырга мөмкин. Бу чорда рәсми эшләү дәвам итсә, өстәмә ИПКлар да туплана.
Пенсияне тикшерергә мөмкин
Пенсия исәп-хисабындагы стаж һәм баллар турында мәгълүматны «Дәүләт хезмәтләре», Социаль фонд яки МФЦ аша алырга мөмкин. Хата ачыкланса, мәгълүматларны төзәтү һәм пенсияне яңадан исәпләүне сорарга була.
Нет комментариев