Татар телен мәктәптән тыш өйрәнү мөмкинлеге Татарстанның мәчетләрендә дә булдырылды. Яңа уку курсы республикадагы 30 мәчеттә һәм ислам мәгариф оешмаларында мәктәп укучылары өчен оештырылган. Проект 21 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
«Без туган телне өйрәнәбез!» программасына Казан һәм Чаллыдан тыш, Татарстанның 14 районы кушылган. Укучылар белән дәресләрне мәчетләр каршындагы курсларда, сигез мәдрәсәдә һәм берничә ислам мәгариф учреждениесендә үткәрәләр. Алар арасында Казандагы «Госмания», Алабугадагы «Ихсан» мәктәпләре һәм Апас районындагы «Мирас» малайлар пансионаты бар.
Балалар татар телен атнага ике көн, һәр дәрестә ике сәгать өйрәнәчәк. Курсның төп дәреслеге итеп «Татарский шаг за шагом: интенсивный курс» кулланыла. Аны филология белгечләре М. Шәкүрова һәм Л. Гыйниятуллина әзерләгән.
Укыту программасы 48 дәрескә исәпләнгән. Дәресләрне алып баручы белгечләр өчен тематик сүзлекләр һәм башка уку әсбаплары да каралган. Моннан тыш, укытучыларга ярдәм итү максатыннан электрон база әзерләнә. Анда презентацияләр, дидактик материаллар һәм дәреслекләр тупланачак.
Курслар бушлай үткәрелә. Укуны уңышлы тәмамлаган балаларга сертификатлар биреләчәк.
Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Фото/ ТР МДН
Нет комментариев