Татарстанда 22 сентябрьдә  +26 градуска кадәр җылытачак
җәмгыять

Татарстанда 22 сентябрьдә +26 градуска кадәр җылытачак

Синоптиклар сишәмбе, 22 сентябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак дип вәгъдә итә. Явым-төшемнәр көтелми.

Иртән урыны белән томан төшәргә мөмкин. Җил көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 5–10 метр тизлектә исә.

Төнлә һава температурасы +7…+12 градус булачак. Көндез термометрлар +21…+26 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә  ТР Гидрометеорология үзәге.


Нет комментариев