Сәламәтлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Сәламәт булыйм дисәң – күп хәрәкәтлән!
Сәламәтлек – иң кыйммәтле байлык. Ул безнең планнарыбызны тормышка ашырырга, кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Якын кешеләребезгә без һәрвакыт, иң беренче чиратта, сәламәтлек телибез. Ләкин күбебез үз сәламәтлегебез турында җитди уйлап бетермибез. Кемдер аз хәрәкәтләнә, күп ашый. Аз хәрәкәтләнү – бүгенге заманның төп чире. Кемнәрдер ял итә белми – һәрчак тормыш мәшәкатьләре эчендә, нәрсәгәдер борчыла, йокысызлыктан интегә. Кемнәрдер тәмәке тарта, аракы эчә... Сәламәтлек турында алдан кайгыртырга кирәклеге чир якадан тотып алгач кына искә төшә.
-
Туберкулез янәшә
Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә туберкулезга каршы көрәш эшчәнлеге белән таныштырдылар.
-
Талпаннан саклан
Талпан энцефалиты (талпан менингоэнцефалиты) – табигый чыганаклы вируслы инфекция. Ул бизгәк, баш мие интоксикациясе (энцефалит) яки баш һәм арка мие тышчыклары (менингит һәм менингоэнцефалит) зарарлану белән характерлана.
-
Өлкәннәргә – «медицина десанты»
«Ветераннарыбызга карыйм да, өлкән буын өчен горурлык һәм соклану хисләре кичерәм. Дәһшәтле сугыш елларын үткәннәр, күпне күргәннәр, шуңа карамастан рухи күтәренкелекне, юмор хисен саклап кала алганнар», – ди сугыш ветераннары госпиталенең баш табибы Резеда Мәүҗитова.
-
Фельдшерлар – авыл докторлары
Район үзәк дәваханәсе 35 мең кешегә хезмәт күрсәтә. Халык сәламәтлеге саклау эшчәнлеге, моңа өстәп, 5 фельдшерлык амбулаториясендә hәм 56 фельдшер-акушерлык пунктында алып барыла. Аларда 65 фельдшер, 4 шәфкать туташы hәм 15 техник эшче хезмәт куя. Шулай да район фельдшерлар белән тулысынча тәэмин ителмәгән, булганнарының эшчәнлегенә карата да сораулар күп.
-
Мәкерле Кох таякчыгы
«Мин флюорография кабинеты ишеге артында утырам һәм эчемнән генә бөтен тормышымны күз алдыннан үткәрәм. Әгәр миндә туберкулез тапсалар һәм кешеләр белән эшләргә рөхсәт итмәсәләр? Мин бит гомер буе студентлар укыттым һәм башка берни дә эшли белмим. Кая барырмын, ни белән шөгыльләнермен?» Бер танышым шундый борчулары белән уртаклашты. Уку йортындагы бер студентта шушы мәкерле чирне тапканнар һәм барлык укытучыларга да планнан тыш рәвештә флюорография үтәргә кушканнар. Бәхеткә, авыру таралырга өлгермәгән, әлеге танышым да, башкалар да аны йоктырмаган булып чыкты. Әмма бу очрак һәркемгә бик яхшы сабак булды. Ел саен флюорография үтәргә кушканда: «Без чирле түгел, нәрсәгә кирәк ул», – диючеләрнең саны кимеде.
-
Грипп әлегә чигенергә уйламый
Бүгенге көндә район үзәк дәваханәсендә пневмония белән авыручылар күп теркәлә. Шәһәр буенча кискен респиратор вируслы инфекцияләрнең артуы күзәтелә. Өзлегүләрнең пневмониягә китергән очраклары күп. Вируслы инфекциядән саклану, аны дәвалау турында үзәк больницаның табиб-терапевты Рәмилә Галиуллина сөйли.
-
Глаукома – мәкерле авыру
Глаукомага каршы көрәш көне бөтендөнья күләмендә 2008 елдан билгеләп үтелә. Аны үткәрү башлангычы белән глаукомага каршы көрәш җәмгыятьләренең бөтендөнья ассоциациясе һәм әлеге авырудан интегүче пациентларның бөтендөнья ассоциациясе чыга. Глаукоманың төрләре, аның кемнәргә янавы, дәвалау ысуллары турында табиб-офтальмолог, Яр Чаллы шәһәренең 5нче поликлиникасы офтальмология бүлеге мөдире Гөлназ Җамалиева сөйли.
-
Грипп йөри
Россия Президенты Владимир Путинның хөкүмәт әгъзалары белән очрашуы барышында сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова якын атналарда грипп белән авыручылар саны Россиянең бөтен төбәкләрендә артачак дип белдерде.
-
Күзкәй авылы «скандинавчылары»
Хәзер урамнарда, паркларда ике таякка таянып йөрүчеләр күбәйде. Берән-сәрән дә, төркемләп тә йөриләр. Скандинавларча йөрү дип атала спортның бу төре. Ул узган гасырларның 30нчы елларында ук Финляндиядә барлыкка килгән. Бу – актив яшәү рәвешенең гади һәм арзанлы төре.
-
Организмны чыныктыру бакчадан башлана
Балаларның сәламәтлеген кайгырту, аны саклау hәм ныгыту – безнең иң мөhим бурычыбыз. Бу максаттан бездә һәрдаим сәламәтлек атналары үткәрелә, дип билгеләп үтә «Ак каен» балалар бакчасы мөдире Эльмира Мортазина.
-
Район хастаханәсендә яңа УЗИ аппараты
Агымдагы елда район үзәк хастаханәсе зур үзгәрешләр кичерде. Масштаблы төзекләндерү эшләре тәмамланып килә, яңа медицина җиһазлары кайта. Сәламәтлек саклау программасы буенча кайткан УЗИ аппараты бүгеннән райондашларыбызга хезмәт күрсәтә башлады. Бәясе 1,5 миллион сумнан артыграк булган бу аппаратның диагностик мөмкинлекләре зур. Аның белән барлык органнарны да тикшертергә була һәм ул төгәл диагноз куярга мөмкинлек бирә.
-
Үзебезнең «Акчарлак»
Районның социаль объектларының иң яше – Круглое Поле поселогындагы «Акчарлак» бассейны. Күптән түгел ачылган бассейн тукайлыларның иң яраткан урынына әйләнде.
-
Грипп: эпидемия сезонына әзерләнәбез
Белгечләр фаразлавынча, быел грипп эпидемиясе гыйнвар азагы-февраль айларына туры киләчәк. Бүгенге көндә районда тулы куәтенә грипп сезонына әзерлек бара. Планда булган барлык 16610 кешегә дә вакцинацияләү үткәрелгән, шуның 11475е өлкәннәр булса, 5135е – балалар. Грипка каршы прививка ясау нечкәлекләре турында без район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сибирҗанов белән әңгәмә кордык.
-
Грипптан ничек сакланырга?
Көз көне кешенең иммунитеты кими. Грипп, каты респиратор вируслы инфекцияләр йоктыручылар саны арта. Башлангыч чорында аларга каршы торыр өчен авырудан ничек сакланырга соң? Нинди дәвалану чараларын күрергә? Бу сорауларга район үзәк дәваханәсе белгечләре җавап бирә.