Сәламәтлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Районда быел биш кеше ВИЧ инфекциясен йоктырган
Табиблар чаң суга: быелның алты ае эчендә районда биш кешедә ВИЧ инфекциясе табылган. Шуларның берсе 1 яшькә кадәрге кыз бала. Бу саннарны ВИЧ-инфекциясе һәм җенси юл белән күчә торган авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында үзәк дәваханәнең баш табибы Галим Сабирҗанов хәбәр итте.
-
Тукайлылар ветераннар госпиталендә дәвалана
Тукай районының тыл һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары Яр Чаллы шәһәренең сугыш ветераннары госпиталендә тернәкләндерү курслары узалар. Инде 30лап тукайлы дәваланып чыкты. Аларның нинди борчу белән килгәннәрен, үзләрен ничек хис итүләрен һәм өлкән яшьтәгеләр өчен госпитальдәге уңайлыкларны күреп кайту өчен тернәкләндерү курсы узучы тукайлылар белән очрашып сөйләштек.
-
Эсседә ничек ашарга, нинди эчемлекләр кулланырга?
Табиблар кызу көннәрдә майлы ризыклар, ит ашауны киметергә киңәш итәләр. Туклануны, гомумән, көннең кызу вакытына түгел, ә иртәнгә яки кичкә калдырсаң яхшы.
-
Дару белән генә түгел, җылы сүз, ачык йөз белән дә дәвалый
Бүгенге сәфәребез – Илhам абый Шакировның туган җире Яңа Бүләк авылына. Максатыбыз – биредә күп еллар фельдшер булып эшләүче авылның хөрмәтле кешесе, яраткан хатын, өч бала әнисе, ярдәмчел күрше Минзилә Сәлахова белән очрашу, аның турында язма әзерләү.
-
Су коенганда чир йоктырудан ничек сакланырга?
Су коенганда чир йоктырудан ничек сакланырга?
-
Атеросклероз
Атеросклероз - артерияләр системасының хроник авыруы. Ул май алмашы бозылу нәтиҗәсендә килеп чыга. Атеросклероздагы үзгәрешләр башлыча зур артерияләрнең эчке элпәсендә барлыкка килә. Алар булавка башы күләменнән алып, берничә сантиметрга җиткән зурлыктагы соры таплар яки аксыл калынаюлар (төерләр) рәвешендә була.
-
Сак булыгыз: котыру чире янәшәдә
Югары Байларда шәхси хуҗалыктагы тавыкларга төлке ташланган. Төнлә эт өргәнен ишетеп өйдән чыккан йорт хуҗасы төлкене сәнәк белән кадап үтергән. Икенче көнне иртән мал табибы төлке түшкәсен район ветеринария лабораториясенә тапшырган һәм тикшерүләрдән соң төлкедә котыру авыруы булуы ачыкланган. Эпидемия таралуга каршы чаралар уздырылган. Өч кешегә котыру чиренө каршы прививка...
-
Кискен вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны артмаган
Узган атнада сулыш юлларының кискен вируслы инфекцияләре белән авыручылар саны алдагы атна белән чагыштырганда үзгәрмәгән, дип хәбәр итте Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Марат Гыйрфанов. Шул ук вакытта кискен эчәк инфекциясе бер балада һәм бер өлкән кешедә теркәлгән. Ике кешене хуҗасыз этләр тешләгән: бу очраклар Мәләкәс авылында һәм «Татарстан»...
-
Ашказаны өчен диета
Ашказаны җәрәхәтеннән интегүчеләргә нәрсә ашарга?
-
Педикулез турында
Бүген балаларда, яшүсмерләрдә һәм хәтта зурларда бетләү очрагы еш очрый. Кешедә паразит булып кием, баш һәм касык бетләре яши ала. Баш һәм касык бетләре, күкәйләрен (серкәләрен) салып, чәчләргә ябыштырып куялар, ә кием бете күкәен (серкәсен) - кер җепселләренә һәм киемгә сала. Барлык бетләр дә кан белән туклана. Бет тешләгән җир...
-
Бик нык арысаң, гәүдә авырлыгың кимесә, температураң төшмәсә – табибка бар
Һәр ел саен 24 мартта бөтен дөнья күләмендә туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бүген ул һәр җирлек өчен актуаль. Районда һәр елны 8-10 кешенең әлеге авыруны йоктыруы ачыклана. Аларның 50 проценты флюорографик тикшеренү вакытында билгеле була.
-
Чаллы шәһәрендә грипп очрагы теркәлгән – тукайлыларга куркынычы бармы? Роспотребнадзор киңәшләре
Узган ике атна эчендә Тукай районында барлыгы 155 кискен респиратор вирус очрагы теркәлгән. Шуларның 36 сы балалар бакчасына йөрүчеләр булса, 45 е - мәктәп укучылары. Узган ел һәм быелның алдагы чоры белән чагыштырганда, авыру үсеше күзәтелми, дип хәбәр итте Роспотребнадзор идарәсенең Тукай районы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Рәйхана Марченко. Шулай...
-
Баш өянәге турында
Баш өянәге - вакыт-вакыт көчле авырту, баш әйләнү, күңел болгану, яктылыктан курку билгеләре белән баручы авыру. Баш өянәге - киң таралган авыру. Аның белән 20 процент халык азаплана. Хатын-кызларда баш өянәге ир-атларга караганда 3-4 тапкыр ешрак күзәтелә. Әлеге авыру ана ягыннан нәселдән күчә.
-
Нарат ылысының файдалы үзлекләре
50 г яңа җыелган яшь нарат ылысын 2 стакан суга салырга, 20 минут кайнатырга һәм 2 сәгать төнәтергә. Сөзәргә, тәменчә бал кушарга. Ылыс төнәтмәсен көненә 0,5 стакан эчәргә ярый. Ул бөер чирләре булганда, онкология вакытында файдалы. Нарат ылысын көзен һәм кышын җыярга кирәк, бу вакытта ул аскорбин кислотасы, эфир майларына...
-
Йөрәк ишемиясе профилактикасында туклануның роле
Соңгы ун елда халык арасында йөрәк кан тамыры авырулары ешайды. Шундый авыруларның берсе йөрәк ишемиясе авыруы. Ул көтелмәгәндә түгел, ә катлаулы һәм озакка сузылучы атеросклероз нәтиҗәсендә барлыкка килә. Ә ул, үз чиратында, кан тамырларының кысылуына китерә. Моның нәтиҗәсендә организмда, шулай ук йөрәктә кан йөреше начарлана һәм йөрәккә авырлык килә.