Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавирустан ничек сакланырга?

Кытайда килеп чыккан коронавирус бүген җир шарының ярты иленә үтеп керде. Россиядә дә коронавирус белән авыруының 20 очрагы теркәлде. Коронавирус гадәти салкын тиюне хәтерләтсә дә, ул чирнең авыр формасына әйләнә, тиз арада үлемгә дә китерергә мөмкин. Бүгенге көндә 100 меңнән артык кешедә вирус табылганы билгеле, 4 меңгә якын кеше үлде. 

Коронавирус йоктырудан үзеңне ничек сакларга? Моның өчен гади, әмма сәламәтлек өчен бик мөһим булган кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.

  • – Теләсә кайсы җәмәгать урынында, транспортта булганнан соң, ишек тоткаларына, акчага, оргтехникага кагылганнан соң кулларыгызны юыгыз.
  • – Су һәм сабын булмаса, дезинфекция чаралары яки дымлы салфеткалар кулланырга мөмкин.
  • – Юылмаган куллар белән күзләрне ышку тыела.
  • – Дезинфекция чаралары кулланыгыз, бинаны еш җилләтегез.
  • – Көн саен душ керегез, чәчләрегезне юыгыз.
  • – Көн дәвамында битне һәм борын тишекләрен су белән юарга кирәк.
  • – Бу чорда кул биреп исәнләшү, кочаклау, үбешүдән баш тартсагыз хәерлерәк.

Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, җәмәгать транспортында йөргәндә, кискен распиратор инфекцияле затлар белән аралашканда медицина битлекләре кулланыгыз. Дымлы битлекне һәр ике сәгать саен алмаштырып тору кирәк. Битлекне салганда аның өслегенә кул белән тотыну тыела. Кулланылган битлекне чүп чиләгенә ташларга кирәк. 
Авыруның беренче симптомнары барлыкка килгәндә нишләргә? Болар – югары тән температурасы, туңу, баш авырту, хәл юклык, борын тыгылу, ютәл, авыр итеп сулыш алу.

  • – Элемтәләрне чикләгез. 
  • – Дәваханәгә мөрәҗәгать итегез.

Бу чорда чил илләргә очудан һәм командировкалардан тыелып торырга киңәш ителә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев