Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Алар басуда фронт тоталар

Азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен иген уңышын югалтуларсыз җыеп алу – һәр игенченең намус эше. Район җирлегендә хезмәт куючы аграрийлар шуңа да аяз көннең һәр мизгелен кулланып калырга тырыша.

«Гигант» җитештерү предприятиесе ҖЧҖнең гомуми сөрүлек җирләре 3015 гектар тәшкил итә. Шуның 1380 гектарына бөртекле ашлык чәчелгән. Шул исәптән 500 гектар уҗым бодае. Бүгенгесе көнгә көзге бодайның 300 гектары урып-суктырылып ындыр табагына кайтарылган һәм ашлык саклана торган келәтләргә салынган. «Скипетр» суперэлиталы уҗым бодаеның гектарыннан уртача 55 центнер уңыш чыга. 

Күктә – кояш, басуда – игенче елмая!

Без көзге бодай суктырыла торган басуда. Диңгездәй чайкала иген кырлары! Башаклар тук. Төшке ашка туктаган комбайнчылар белән сөйләшәбез, игенчеләрнең кәефләре күтәренке булуы сизелеп тора.

Алар: «Комбайнчының кәефе һава торышы белән бәйле. Күктә – кояш балкып торса, җирдә игенче елмая! Быел яңгыр да үз вакытында яуды, кояш та кыздырды. Иген уңышы яхшы булыр дигән өмет бар. Без иртәнге 5тә басуга керәбез, кичке 9ларга кадәр эшлибез. Бу – зур сөенеч. Чөнки, һава торышы эшләргә мөмкинлек бирә. Җитәкчелек тарафыннан хезмәтебез яхшы бәяләнә. Заманча техникада эшләве җан рәхәте», – диләр. 

«Бездә орлыкның суперэлиталы, элиталы сортлары үстерелә. Без нәкъ менә шундый сортлы уҗым бодае басуында. Комбайнчылар «Скипетр» сортлы көзге бодайны урып суктыралар. «Акрос» комбайннарын Риназ Хафизов, Альберт Шәмсетдинов, Рәмзил Мотаваловлар иярләде. Һәрберсе мактауга лаек. Риназ Хафизов ел әйләнәсе – 365 көн хезмәттә. Тормыш иптәше Айгөл Хафизова хуҗалыкта склад мөдире. Икәүләп тырышып эшлиләр,  – ди «Гигант» җитештерү предприятиесе директоры Ренат Җиһаншин. 

Яшь комбайнчы Риназ Хафизов үткән елның көзендә шушы басуда уҗым бодаен чәчкән. Инде менә эшенең нәтиҗәсен күреп уңышка сөенә – тук башакларны урып-суктыра.

Риназ комбайнчы һөнәрен ихластан яратуы хакында:

«Риф Хәнифович хуҗалыкта эшләргә килү белән өйле итте – дәүләт программасы кысаларында салынган йорт бирде. Ике балабызны үстерү, тормыш итү, эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Хезмәт хакы – яхшы. Сәламәт булып эшләргә язсын. Комбайныма – кыр корабыма утыруга үземне судагы балыктай хис итәм. Чөнки эшем күңелемә рәхәтлек бирә.  Биш ел элек бу комбайн 18 млн. сум тора иде. Хәзер аның бәясе?!. Куәтле техниканың кадерен белеп кенә эшлибез. Биредә кондиционер куелган. Тузанга батмыйбыз. Акыллы комбайндагы компьютерда бөтен мәгълүматны күрәсең», – дип горурланып сөйли булдыклы комбайнчы.

Аның ярдәмчесе – яшүсмер Рәсим Бәхтиев:

«Мин – Яр Чаллыда яшим, “Поташов исемендәге техник колледж”га укырга кердем. Җәй айларында Яңа посёлогында әбием янында яшим һәм вакытны файдалы итеп үткәрү өчен комбайнер ярдәмчесе булып эшкә урнаштым. Бу һөнәр миңа ошый. Комбайнчы булып эшләр идем!» – ди. 

 «Гигант» җитештерү предприятиесе директоры урынбасары Рөстәм Галиуллин хезмәтне дөрес итеп оештыру, һәр эшне үзвакытында башкару мөһимлеген ассызыклап:

«Комбайн бункеры тулуга КАМАЗлар килеп баса. Зур йөк автомобильләре иген кыры белән ындыр табагы арасында йөреп тора. Эш динамикалы бара, Руслан Галеев покос булып яткан саламны төргәкли.

Шуны әйтәсем килә, урак вакытында берничә эш бер үк вакытта башкарыла. Мисал өчен, борчакның ике төрле сортын чәчкән идек. Иртә өлгерә торганын – 400 гектардагы солылы, викалы борчакны урып сенаж салдык. Ул басуларны барлык технологияләрне саклап эшкәртеп куйдык. Озакламый анда көзге бодай чәчә башлыйбыз. Аннары язгы бодайны урырга тотынабыз», – ди.

Чирек гасырдан артык авыл хуҗалыгы тармагында намуслы хезмәт куйган җитәкченең күз уңыннан бер нәрсә дә читтә калмый. Авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итүдә тәҗрибәсе булса да, беренче елын комбайн штурвалы артына утырган Рәмзил Мотавалов комбайн бункерыннан КАМАЗга икмәк бушаткан арада төпле киңәшләрен биреп килергә дә өлгерә. 

Утыз елдан артык авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы баш агроном Рамил Сәгъдиев уңышның яхшы булачагына өметләнеп болай дип сөйли:

«Иген басулары тук башаклары белән сөендерә. Кышын чәчүлек орлыкларны җир куенына салырлык итеп әзерлибез, техника ремонтлау белән шөгыльләнәбез. Җир кардан арынып бераз кипшенә башлауга басуга керәбез һәм ныклап кар төшкәнче шуннан чыкмыйбыз. Шунысын да әйтергә кирәк, акыллы техника белән идарә итүче яшь комбайнчыларга  һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы остазлар бар. Шуңа да, коллективта өлкән яшьтәгеләрнең булуын хуплыйбыз. Алар һәрвакыт акыллы фикерләрен, яхшы киңәшләрен әйтәләр, техника ватылса ярдәм итәләр. Юкка гына: «Белгәннәрдән өйрән!» дип әйтмәгәннәр. Хуҗалыгыбызда урып-җыю сезоны матур гына башланып китте, шулай дәвам итсен, – ди әйдәп баручы агроном.

Районның барлык хуҗалыкларында да урып-җыю эшләре кызу темпларда бара. Иҗтиһад итеп үстерелгән игеннең бөртеген дә әрәм-шәрәм итмичә, үзләренең сәламәтлеген дә кайгыртып – техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә төгәл үтәп эшләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев