Түбән Камада пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында ике яшь кыз һәлак булган
җәмгыять

Түбән Камада пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында ике яшь кыз һәлак булган

13 сентябрь иртәсендә Түбән Камада булган пилотсыз очкыч һөҗүме ике яшь кызның гомерен өзгән. Алар утырган автомобиль ул вакытта Җиңүнең 30 еллыгы һәм Студентлар урамнары чатында булган. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте.

Автомобильдәге тагын ике кеше төрле дәрәҗәдәге авыр җәрәхәтләр алган. Алар медицина учреждениесендә дәвалана, хәзерге вакытта табиблар күзәтүендә. Аларның хәле авыр, әмма тотрыклы дип бәяләнә. Мэр сүзләренчә, яшьләр сирена яңгыраган вакытта төнге клубтан өйләренә кайтып барган. Автомобиль урам чатында берничә секундка гына тукталган вакытта фаҗига килеп чыккан. Беляев аңлатканча, агачка тигән кыйпылчык нәтиҗәсендә аның кисәкләре машинага очып кергән.

Радмир Беляев һәлак булган кызларның якыннарының кайгысын уртаклашты. Аның сүзләренә караганда, туганнары инде Түбән Камага килгән. Муниципалитет гаиләләргә кирәкле ярдәм күрсәтәчәк, шулай ук җирләү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә булышачак.

«Бу — барыбыз өчен дә зур кайгы. Хәзер иң мөһиме — һәлак булганнарның гаиләләренә кирәкле ярдәмне күрсәтү», — дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

Мэр шулай ук мөселман һәм православие дин әһелләрен мәрхүмәләрнең гаиләләренә ярдәм итү эшенә кушылырга чакырды.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев