Бүген, 13 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Кайбер районнарда урыны белән бераз яңгыр явачак.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк. Аның тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итәчәк, көндез урыны белән 14 метрга кадәр җиткән көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы +6...+11 градус булачак. Көндез республикада +14...+19 градуска кадәр җылытачак.
Нет комментариев