Иске Җирекле авылы волонтерлары маскировка челтәрләре үрү арасында хатирәләр кичәсе оештырган
җәмгыять

Иске Җирекле авылы волонтерлары маскировка челтәрләре үрү арасында хатирәләр кичәсе оештырган

Иске Җирекле авылының «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә тыл активистлары, СВО хәрбиләре өчен маскировка челтәрләре үрүдән аерылмыйча, үзләренең мәктәп елларын искә төшерделәр һәм архив фоторәсемнәрдән торган дуслык очрашуы оештырдылар.

Хатын-кызлар үзләре белән кадерләп сакланган мәктәп фотосурәтләрен алып килгән иде. Ак алъяпкычлар, зур ак бантиклар һәм балачакның эчкерсез елмаюлар төшерелгән кадрлар волонтерларны дистәләрчә елларга артка — мәктәп партасы артына кайтарды.

Фоторәсемнәрне карау, уку елларындагы кызыклы хәлләрне һәм яраткан укытучыларын искә алу «Дуслык» үзәге волонтерларына бераз ял итәргә, күңел күтәренкелеге алырга ярдәм итте.

Гөлназ Зарипова, Иске Җирекле авылының "Дуслык" үзәге директоры

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев