Татарстанда федераль ташламалардан файдаланучылар социаль хезмәтләр җыелмасын (НСУ) натураль формада алу өчен 1 октябрьгә кадәр гариза бирә ала. Бу карар 2027 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
Социаль хезмәтләр җыелмасына бушлай дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы продуктлары, дәвалану урынына барып-кайту чыгымнарын кайтару, шифаханәләрдә бушлай дәвалану керә.
Федераль ташламалар инвалидларга, Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына, радиация һәм техноген аварияләрдән зыян күрүчеләргә, Ленинград блокадасында яшәүчеләргә һәм фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына бирелә.
Гражданнар НСУны натураль формада алу урынына акчалата түләүне дә сайлый ала. 2026 елның 1 февраленнән хезмәтләр җыелмасының гомуми бәясе 1 825,25 сум тәшкил итә. Аның 1 405,85 сумы — даруларга, 217,48 сумы — шифаханә-курорт дәвалануына, 201,92 сумы — транспорт чыгымнарына туры килә.
Татарстанда 2026 елның беренче җиде аенда НСУ формасын сайлауга 8 меңнән артык гариза каралган.
Өстәмә мәгълүматны Социаль фондның рәсми ресурсларыннан яки 8 800 100 0001 телефоны аша алырга мөмкин. Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли, шалтырату бушлай.
Нет комментариев