31 августтан 7 сентябрьгә кадәр Татарстанда берничә төр азык-төлекнең бәясе үзгәргән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.
Беренче урында кыяр тора — аның бәясе 3,29%ка арткан. Шулай ук дөге — 2,65%ка, бодай оныннан пешерелгән икмәк һәм камыр ризыклары — 2,42%ка, карабодай — 2,38%ка, шикәр — 2,17%ка кыйммәтләнгән.
Моннан тыш, тавык ите 1,54%ка, бодай оны 1,36%ка, тары ярмасы 1,14%ка арткан. Шул ук вакытта кайбер продуктларга бәя төшкән. Бәрәңге бәясе 8,56%ка, суган — 6,10%ка, чөгендер — 4,75%ка, кишер — 4,47%ка кимегән. Помидор 3,72%ка, ак кәбестә 3,70%ка арзаная төшкән.
Ит ризыклары арасында колбаса 1,56%ка, сосиска һәм сарделька 0,22%ка арзанайган. Туңдырылган балык бәясе 1,18%ка кимегән.
Нет комментариев