Кузкәй авыл җирлеге ветераннары уңышны саклап калу һәм эшкәртү өчен зернотокта фидакарь хезмәт алып баралар, ә кыска ял араларында бердәм булып тәмле чәйләр эчәләр.
Бу хакта район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева хәбәр итте. Зернотокта һәркем үз эшен җаваплы һәм төгәл башкара. Зерноток мөдире Илгизә Нуруллина биредәге бөтен эшне оста оештыра һәм контрольдә тота. ГАЗ автомобиле водителе Таһир Шәйдуллин белән погрузчикта хезмәт итүче Фәнис Шәмсиев техниканы бер өзлексез, төгәл йөртәләр.
Актив волонтер Вәсилә Шәйдуллина, шулай ук Дания Акмалова һәм Рәмзия Гарифуллина үзләренең тырышлыгы белән уңыш эшкәртүгә зур өлеш кертәләр. Өлкәннәребезнең мондый хезмәт сөючәнлеге һәм күңел күтәренкелеге яшь буынга зур үрнәк булып тора.
Нет комментариев