Татарстанда 14 сентябрьдә болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәрнең булуы фаразланмый. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Иртән кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин. Көнбатыштан секундына 5–10 метр тизлектә җил исәчәк, көндез аның көчәюе һәм урыны белән секундына 13 метрга кадәр җитүе ихтимал. Төнлә һава температурасы +4…+9 градус, көндез +16…+21 градус тәшкил итәчәк.
Н.Туганов фотосы
Нет комментариев