Табиблар һәм фельдшерлар 2 миллион сумга кадәр түләү алачак
җәмгыять

Табиблар һәм фельдшерлар 2 миллион сумга кадәр түләү алачак

Татарстан авыл җирләренә медицина белгечләрен җәлеп итү өчен өстәмә финанслау алачак.

Татарстан авылларда, шәһәр тибындагы бистәләрдә һәм кече шәһәрләрдә эшләүче табиблар һәм урта медицина хезмәткәрләренә бер тапкыр бирелә торган түләүләр өчен өстәмә финанслау алачак. Республика 18 төбәк исемлегенә кергән. Бу төбәкләр арасында 303 миллион сумнан артык акча бүленәчәк.

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин сүзләренчә, өстәмә финанслау авыл җирләренә һәм ерак торак пунктларга якынча 500 медицина белгечен җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Түләүләр «Земский доктор» һәм «Земский фельдшер» программалары кысаларында бирелә. Белгечләрнең эш урынына һәм квалификациясенә карап, бер тапкыр 500 меңнән 2 миллион сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар. «Земский доктор» һәм «Земский фельдшер» программалары Россия Президенты инициативасы белән 2030 елга кадәр озайтылды.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев