Биш көнлек эш атнасы буенча эшләүче россиялеләр 2027 елда 118 көн ял итәчәк. Ел дәвамында 247 көн эшләргә туры киләчәк.
2027 елда биш көнлек эш атнасы буенча эшләүчеләр 118 көн ял итәчәк. Бу хакта РИА Новостига Президент академиясе эксперты Екатерина Медякова хәбәр иткән. Календарь буенча, киләсе елда 247 эш көне булачак. Калган 118 көн ял һәм бәйрәм көннәренә туры килә.
Моңа кадәр Медякова 2026 елның сентябрендә 22 эш һәм сигез ял көне булачагын хәбәр иткән иде.
Н.Туганов фотосы
Нет комментариев