Зәрия Вәлиева автор яңалыклары
-
7 март 2021 - 11:30Шәфкать иясе ФәнзияБезнең хатын-кызларыбыз барысын да булдыра! Авыл хуҗалыгында да алсыз-ялсыз хезмәт куя, төзелештә дә, җитештерү тармагында да үз-үзен аямыйча эшли, балаларга белем бирә, дәвалый... Хатын-кыз җитәкчеләребез белән дә горурланабыз. Кыскасы, кайсы тармакны алсаң да, тел-теш тидермәслек итеп хезмәт куялар безнең гүзәл затларыбыз. Кайчагында ирләр күтәрә алмаслык йөкне үз өсләренә алалар. Шуның өстенә, матур итеп гаиләсен алып баралар, балалар үстерәләр... Ә менә Калмия авылында яшәүче Фәнзия Зәйнуллина социаль хезмәткәр булып эшли. Ягъни булышуга мохтаҗ булган өлкәннәргә ярдәм итә.
-
5 март 2021 - 14:00Кадерле әни, талантлы педагогБалалар бакчасы тәрбиячесе, педагог, бакча мөдире Клара Габделхакова утыз биш еллык педагоглык эшчәнлегендә берничә буын балаларга тәрбия, белем биргән. Алар бүген әниләредәй якын күргән тәрбияче апаларына баш иеп рәхмәт әйтә.
-
6 февраль 2021 - 12:20Абруйлы хәзрәтБер гасыр элек дүрт мәхәлләле Бикләндә мәчет манарасыннан биш вакыт намазга азан әйтелгән, мәдрәсәдә халыкка дини-шәргый гыйлем бирелгән. Утызынчы елларда, репрессияләр башлангач, зыялылар, укымышлы муллалар, мөгаллим-мөдәррисләрнең кайсын атканнар, кайсын сөргенгә сөргәннәр, шомлы «җил»ләр мәчет манараларын аударган. Шул рәвешле илебез алтмыш еллык рухи караңгылыкка чумган. Узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап меңләгән сала һәм кала күгендә мәчет манаралары калыкты, мөкатдәс азан яңгырый башлады. 1990 елда Чкалов исемендәге колхоз рәисе Бикләндә мәчет салу турында карар кабул итә. Тиз арада җиң сызганып эшкә дә керешәләр. 1995 елның маенда авылда мәчет ачыла һәм чирек гасырдан артык авылга иман нуры тарата. Шул вакыт аралыгында үскән яңа буын намаз әһеле булып җитешкән, җомгага йөрүчеләрнең күпчелеге – яшьләр.
-
27 гыйнвар 2021 - 11:20Чаңгы шуу – бер генә вакытЯңа поселогындагы чаңгы базасында якташыбыз, Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов истәлегенә багышланган район беренчелеге һәм чемпионаты узды. Районда массакүләм сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, халыкны актив ялга һәм физкультура-спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан чираттагы чара булды ул.
-
24 гыйнвар 2021 - 11:05Гәүһәргә тиң гомерАлмаз – җирдә очрый торган иң нык минерал. Затлы асылташ – бриллиант булсын өчен аны шомартырга, осталык белән мең балкышлы кырларын ясый белергә кирәк. Бу – зур тырышлык һәм вакыт таләп итә торган хезмәт. Юкка гына алтмыш ел бергә тату гомер иткән парларның туен бриллиант туй дип атамаганнар. Мерәс авылында гомер итүче Рәйсә һәм Равил Мөнәвировлар рухларын-җаннарын асылташтай итеп саклый белгәнгә, күркәм сыйфатларга ия булганга гәүһәр туйларына җиткәннәр.
-
22 гыйнвар 2021 - 12:10Амбулаториягә участок терапевты кирәкБәтке авыл җирлегенә Бәтке авылы, Нефтебаза, Кама поселоклары һәм Круглое Поле авылы керә. 2020 елда биредә 28 бала туган, 57 кеше үлгән. Бәтке авыл җирлегендә иң мөһим социаль объектларның берсе – медицина хезмәте күрсәтүче амбулатория. Анда барлыгы 9 хезмәткәр эшли. Гомумбелем бирү мәктәбендә 407 бала укый, аларга 37 педагог белем һәм тәрбия бирә. «Аленушка» балалар бакчасына 211 бала йөри. Авылда мәдәният йорты, китапханә эшли.
-
21 гыйнвар 2021 - 12:40Театр уйныйбыз!Ел саен район күләмендә үтә торган «Битлек» фестиваленә нәтиҗәләр ясалды. Район башлыгы Фаил Камаев Күзкәй мәдәният йортында бу чарада җиңү яулаган коллективларны котлады, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
20 гыйнвар 2021 - 12:25Чаңгы шуарга кемнәр ярата?Физик яктан үзеңне формада тотуның иң үтемле чарасы – спорт белән шөгыльләнү. Безнең районда спорт яратучылар, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен авыл җирлекләрендә мөмкинлекләр тудырылган. Мисал өчен, Яңа поселогындагы заманча чаңгы базасы үзе генә дә ни тора! Анда шуучылар күпме? Спорт яратучылар анда ни дәрәҗәдә тартыла?
-
13 гыйнвар 2021 - 12:10Бәбәй туйлары башланды!Бала туу – буыннар чылбыры өзелмәвен, җәмгыятьнең киләчәге булуын раслый торган дәлил. Безнең районда 2020 елда 353 бала туган. Бу – яхшы күрсәткеч, диләр ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре. Быел да ел уңышлы башланып китте.
-
26 декабрь 2020 - 12:10Өлкәннәр – иң активларРайон ветераннар (пенсионерлар) һәм инвалидлар оешмасының отчет-сайлау җыелышы узды. Чарада район башлыгы Фаил Камаев та катнашты. Шулай ук авыл җирлекләрендә эшләп килүче башлангыч ветераннар һәм инвалидлар оешмалары рәисләре, хакимият һәм башкарма комитет бүлекләре башлыклары, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты.
-
25 декабрь 2020 - 13:30Барыбызга да үз кешеӘшнә – ул якын дус, иптәш, үз кеше. Куады халкы фельдшер Миләүшә Фәрдиеваны эшкә килгән беренче көнендә үк әшнәләр төркеменә кабул иткән. Егерме ел дәвамында Тукай районы халкына медицина хезмәте күрсәтү чорында Миләүшәгә әчесен дә, төчесен дә байтак татырга туры килсә дә, ул бары тик яхшысын гына искә алырга ярата.