Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Кәлимулла Якупов – милләт горурлыгы

Нурмый Шәрипов һәм Кәлимулла Якупов – Советлар Союзы Геройлары. Алар – милләтебезнең йөз аклыгы.

Тукай районы халкы үз җирлегендә туып-үскән Советлар Союзы Геройлары белән хаклы рәвештә горурлана. Казакларда (Теләнче-Тамак авыл җирлегенә керә) туып-үскән Нурмый Шәрипов һәм Иштирәктә туып-үскән Кәлимулла Якупов – Советлар Союзы Геройлары. Алар – милләтебезнең йөз аклыгы.

Ленин, Кызыл Байрак, I Дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән медицина хезмәте полковнигы, Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якуп улы Якуповның 105 еллыгы уңаеннан Иштирәк авыл җирлегендә тантаналы чара узды.

Каһарманга багышланган хәрби-патриотик чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев Герой якташыбыз истәлегенә куелган мемориаль такта алдына һәм Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, якташыбыз – Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якуповның тууына 105 ел тулу уңаеннан уздырылган мәдәни чара авыл мәдәният йортында дәвам итте.

Мәдәният йорты фойесында Иске Җирекле күпфункцияле үзәге Бөек Ватан сугышына һәм армия сафларына хезмәт итәргә китүче солдатларны озату темасына театральләштерелгән күренеш тәкъдим итте. Патриотик рухтагы, зур мәгънәгә ия чыгыш чарага җыелган халыкны битараф калдырмады. Иштирәк мәктәбе аш-су осталары тырышлыгы белән холлда кыр кухнясы  оештырылган иде. Шунысы аеруча игътибарга лаек: Иштирәк һәм Иске Абдул авыл җирлегендәге хәрби-патриотик музейдан алынган күчмә фото-экспозицияне халык кызыксынып карады.

Хәрби-патриотик теманы үз эченә алган мәдәни чараның тантаналы өлеше Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын аягүрә басып тыңлау белән башланып китте. Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев каһарман якташыбызга багышланган чарада чыгыш ясап болай диде: «Бүген – истәлекле көн. Безнең якты киләчәгебез өчен газиз гомерләрен аямыйча дошман белән көрәшкән, ил азатлыгы өчен искиткеч зур батырлыклар күрсәткән якташыбызны хөрмәтлибез. Кәлимулла Якуповка багышланган кичә халык хәтеренең үлемсез булуына дәлил булып тора. Илебез тарихында Ватан азатлыгы өчен сугышларда фронтовиклар батырлык, намуслылык үрнәге булдылар һәм ул шулай дәвам итә дә. Тарих кабатлана. Бүгенгесе көндә дә илебез азатлыгы өчен махсус хәрби операция барган җирдә районыбыз ир-егетләре батырлыклар күрсәтә. Каһарманлык – шушы җирлектә үсә. Үз гаиләсен, туган җирен һәм халкын, Ватанын саклау-яклау өчен көрәшүче ир-егетләребезнең әти-әниләре дә биредә. Сезгә шундый батыр уллар үстергәнегез өчен чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Каһарманнар – Геройлар үрнәгендә тәрбияләнә. Әти-әниләр, тәрбиячеләр һәм укытучылар! Сез ир балаларны шундый рухта тәрбиялисез. Менә бүген дә без бу юнәлештә эш дәвам итүнең шаһитлары булып торабыз», – диде һәм Иштирәк мәктәбендә белем һәм тәрбия алучы укучыларны Россия оборона министрлыгы инициативасы белән 2016 нчы елның 1 сентябрендә оештырылган  «Юнармия» хәрби-патриотик хәрәкәтенә кабул ителү белән тәбрик итеп күкрәк билгесен тапшырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев чыгышында Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якуповның батырлыгына соклануын белдерде, балаларыбызны һәм оныкларыбызны бай тормыш һәм хезмәт юлы үткән якташыбыз үрнәгендә тәрбияләргә чакырды. 

Мәктәп укучылары Кәлимулла Якуповның тормышы һәм сугышчан юлы турында сөйләделәр. Бу патриотик чара балаларның иҗади чыгышлары белән үрелеп барды. Шунысы аеруча күңелләрне тетрәндерде – 1995 нче елда – Бөек Җиңүнең 50 еллыгында Кәлимулла Якуповның журналист белән әңгәмәне – видеоязманы караганда  Герой якташыбызны  үзебезнең арада сыман хис иттек. Бу мизгелләрдә Ватан азатлыгы өчен каһарманнарча көрәшкән совет сугышчыларына карата күңелләрдә йөрткән бетмәс-төкәнмәс рәхмәтебез, соклануыбыз, горурлык хисләре яңа төсләр белән белән баеды.

                             Батырлык!

Якташыбыз Кәлимулла Якупов  Иштирәк авылында күп балалы гаиләдә туган. Аңа тормыш авырлыгын бик иртә татырга туры килгән – малайга 13  яшь кенә була әле. Аның әти-әнисе урман кисәргә баргач агач астында калып үлә. Дүрт бала тома ятим кала. Ятимнәр бу сынауны уңышлы үтәләр – тәрбияле бала булып үсәләр. Кәлимулла Чистай медицина техникумына укырга керә һәм 1939 елда аны тәмамлый һәм фельдшер булып эшли башлый. Шул ук елны егетне Кызыл Армиягә алалар. Кәлимулла Якупов совет-фин сугышында һәм совет гаскәрләренең Көнчыгыш Украина һәм Көнбатыш Белоруссияне азат итүдә катнаша. Бөек Ватан сугышы башлангач Уфада оешкан 58 нче кавалерия полкында медицина пункты фельдшеры була һәм июль аенда фронтка китә. Хәрби фельдшер, гомерен куркыныч астына куеп, яраланган совет сугышчыларын җилкәсенә салып яу кырыннан кыр госпиталенә ташый, медицина ярдәме күрсәтә. Медицина хезмәте өлкән лейтенанты Белоруссиянең Гомель өлкәсе Нивки авылы янында 1943 елның 27 сентябрь төнендә яралы солдатларны көймәгә салып 27 тапкыр Днепр елгасын кичә. Курку белмәс лейтенант 74 яралы сугышчының гомерен саклап калуга өлеш кертә.

1944 елның 15 гыйнварында СССР Югары Советы Президиумы карары белән хәрби бурычын намус белән башкарган өчен медицина хезмәтенең өлкән лейтенанты Кәлимулла Якуповка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Батыр якташыбыз Ленин ордены «Алтын йолдыз» медале белән бүләкләнә. Медицина подполковнигы, Кәлимулла Якупов 1946 елда запаска чыга. Геройның күңеле туган ягына тарта – 1949 елда Казанда Республика партия мәктәбен тәмамлагач Яр Чаллыга кайта һәм җитәкче урыннарда, «Камдорстрой» трестында идарә башлыгы урынбасары булып хезмәт куя. Кәлимулла Якупов ватан алдындагы хезмәтләре, сугыштагы батырлыгы өчен орден, медальләр белән бүләкләнә.

Кәлимулла Якупов – горурлыгыбыз. Иштирәккә беренче тапкыр юл тотканнар, ераклардан кайтучылар төн уртасында да Иштирәк борылышын үтеп китмәячәкләр. Чөнки, Герой якташыбыз истәлеген мәңгеләштерү максатыннан куелган мәһабәт стела – юл күрсәтеп торучы маяк ул. Кәлимулла Якуповның яшәеше халкыбызга үрнәк – тормыш юлын намус белән үткән кеше ул. Гаилә башлыгы буларак та Кәлимулла Якупов хакында балалары, туганнары һәм аны белгән кешеләр җылы сүзләр әйтеп искә алалар.

Иштирәклеләр: «Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якупов – милләт горурлыгы. Якташыбыз – халкыбызның абруен күтәрүче ил батыры. Балалар бакчасында йөргәндә үк Кәлимулла Якуповның батырлыгы хакында ишетеп, белеп үстек. Мәктәптә дә шул рухта тәрбияләндек. Халык ихтирамга лаек ул-кызларын хәтерләргә тиеш», – дип Кәлимулла ага белән горурлануларын белдерделәр.

***

Җиңүнең 75 еллыгы һәм Ил Геройлары көне уңаеннан Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якуп улы Якуповка туган авылы Иштирәккә керү юлында һәйкәл (стела) куелды.  һәйкәл – юл чатында – сәфәргә чыкканнарга данлы-шанлы тарихыбызны белдереп, батырларны һәрвакыт искә төшереп тора. Халык хәтере  – мәңгелек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев