Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Рамазан уразасын тоту – фарыз гыйбадәт

Ураза гыйбадәтен дөрес итеп үтик.

Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 183 нче аятендә: «Ий, мөэминнәр, Рамазан аенда ураза тоту сезгә фарыз ителде, сездән алдагы мөэминнәргә фарыз ителгәне кебек, бәлки сез ураза тоту сәбәпле тәкъва булырсыз», – дип мөселманга ураза тотуны әмер итә.

 

                   Ураза гыйбадәтен дөрес итеп үтик

 Аллаһ ураза хакында: «Ураза – Минем өчен генә тотыла. Шуңа күрә, әҗерен дә Үзем белеп бирермен»,дип вәгъдә итә.

Ураза тотканда төп ниятебез – Аллаһ ризалыгы өчен рамазан уразасын тоту булырга тиеш. Ниятебез – Аллаһ Тәгалә фарыз иткән олы гыйбадәтне үтәп, Аллаһ ризалыгын алу булырга тиеш.

Аллаһка тәкъва булган мөселман рамазан уразасын тотып исәпсез савапларга ирешәчәк, ин шәә Аллаһ. Сәхәр хакында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдисендә: «Сәхәр ашагыз, чөнки аңарда бәрәкәт бар»,  дип нәсыйхәтен әйткән. Сәхәр ашы - бәрәкәтле, Аллаһ рәхмәте белән ул тәнгә шифа бирә, көч-куәт өсти. Шуңа күрә, сәхәр ашын шифалы, файдалы ризыклардан әзерләү хәерле була. Сәхәрдә солы һәм башка ярмалардан пешерелгән ботка, ак май, сыр, эремчек, йомырка ашау һәм бал яисә башка татлы ризыклар белән чәй эчү, финики һәм башка җимешләр ашау аеруча файдалы һәм туклыклы. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм һәрвакытта да сәхәргә торган һәм гаиләсен дә, сәхабәләрен дә сәхәр ашарга өндәгән.

Ифтар – кояш баегач авыз ачу, җиңелчә генә кичке аш дигән мәгънәне аңлата. Ифтар ашын әзерләгәндә рухыбыз, тән-бәдән сәламәтлеген саклау, ныгыту өчен ризыкларның шифалы, тәмле һәм файдалы булуын кайгырту тиешле. 

Авыз ачуны бәйрәм рухында оештыру Аллаһның әмерен үтәү һәм рамазанны хөрмәтләү, шулай ук, гаилә әһелләрен ярату билгесе дә ул. Ифтар өстәлендә чиста су, җиләк-җимеш, яшелчә, тәмләткеч үләннәр һәм кайнар ризыклар булдыру – рамазан уразасын бәйрәм итеп кабул итү һәм аны тиешенчә уздыруны аңлата. Авыз ачуны чиста су эчү һәм яхшы сыйфатлы җимеш белән башлау организм өчен бик файдалы. Ахшам намазын укыганнан соң җиңелчә ашарга була. Ифтарны салат (яшелчә) ашаудан башласак, ризык яхшы эшкәртеләчәк, ин шәә Аллаһ.

Ураза тотканда сәхәр, ифтар ашларына ризык әзерләгәндә, яшь балаларга ризык пешергәндә аның тозын яки тәмен белү өчен кабып карарга, сабыйга ризыкны чәйнәп бирергә ярыймы?

Фикһ галимнәре: «Хатын-кыз ашарга пешергәндә ризыкның тәмен, тозын яки башка сыйфатын белү сәбәбе белән, ризыкны йотмыйча гына! кабып караса, бернинди зарар юк. Шулай ук, балага ризыкны чәйнәп бирү дә рөхсәт ителә, әгәр дә ризык тамактан үтмәслек булса» диләр. Әгәр дә ризыкның тәмен белү хаҗәте бар икән, аның тәме тамактан үтмәскә тиеш, аннан соң авызны тәһарәт алгандагы кебек су белән чайкарга кирәк.

Рамазанда үз-үзебезне тотышыбыз, холкыбыз, киенүебез һәм башка якларыбыз белән башкаларга үрнәк булыйк. Рамазанда ифтар ашы уздыруны гадәткә кертергә тырышыйк. Ифтар мәҗлесенә мохтаҗларны, фәкыйрьләрне, мескеннәрне чакыру әҗер-саваплы гамәл. Ифтар ашларын гыйлем мәҗлесе итү – Коръән белән вәгазьләнү, сөннәтебезне өйрәнү дәресләре итеп уздыру хуплана. Бу мәҗлесләрдә Аллаһны зикер итеп, Коръәннән сүрә-и аятьләр укып, аларның мәгънәләренә төшенеп, Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шөкер итеп, бер-беребезне яхшылыкка вәгазь кылып үткәрергә тырышыйк. Шул рәвешле гамәл кылсак, Аллаһның мәгъфиратына – гафу итүенә һәм Аллаһ рәхмәтенә ирешербез, ин шәә Аллаһ.

Аллаһ Коръәндә «Кәһеф» сүрәсенең 30 нчы аятендә: «Иман китереп һәм изге гамәлләр кылып, изгелекне күркәмрәк итеп кылырга тырышучыларның Без әлбәттә әҗерләрен җуймыйбыз»,дип изгелекне күркәм итеп кылырга куша. Изгелек кылгач, аны бөтен дөньяга фаш итәргә, битәрләргә, киная белән әйтергә, төрттереп әйтергә, сөйләп йөрергә ярамый.

Аллаһ инсаннарның төрле халәттә, төрле дәрәҗәдә булуын бик яхшы белә һәм аларның хәленә кереп, рамазанда ураза тота алмаучылар хакында «Бәкара» сүрәсенең 185 нче аятендә болай ди: «Рамазан ае шундый ай ки, ул айда Коръән иңдерелде: кешеләргә туры юлны күрсәтүче, һидәятне ачык бәян кылучы һәм дөресне ялганнан аеручы итеп. Сезләрдән рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, ураза тотсын! Рамазан аенда берәү чирле булса, яки сәфәрдә булса, башка вакытта каза кылырлар. Аллаһ сезгә җиңеллекне тели, үә сезгә авырлыкны теләми һәм рамазан рузасын тутырып тотуыгызны һәм Аллаһ сезне туры юлга күндергәне өчен, Аллаһуга тәкъбирләр әйтеп, Аны зурлавыгызны тели, шаять, Аллаһуга шөкер итәрсез!»

Авырлы яки бала имезүче хатын-кыз, әгәр дә үзе яки баласы өчен курыкса, ягъни сәламәтлегенә зыян килер дип уйласа, рамазан аенда уразасын калдырырга рөхсәт ителүе хакында  гыйлем әһелләре арасында капма-каршылык юк.

Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 184 нче аятендә: «Рузә саналмыш көннәр, ягъни рузә ае 29 көннән яки 30 көннән килер. Әгәр сездән берәрегез Рамазан аенда чирле булса, яки сәфәрдә булса, шул калдырган көннәрен икенче айларда тотар. (Чирле кеше сәламәтләнгәч, сәфәрдәге кеше өенә кайткач, калган көннәрен бер көн өчен бер көн тотып тәмам итәр.) Бик авырлык белән тотучыларга башта ураза өчен фидия бирү рөхсәт ителде (бер көн ураза өчен бер мескенне бер көн ашату), кем хәерле эшне арттырып эшләсә (бер мескен урынына күбрәкне ашатса) аның өчен хәерле. Әмма фидия бирмичә, ураза тотуыгыз сезнең өчен хәерлерәк, әгәр белүче булсагыз»,дип чирле һәм сәфәрдәге кешенең хәлен җиңеләйтүе турында аңлата.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм рамазан уразасына багышланган хөтбәсендә болай дип вәгазьләгән: «Әй, мөселманнар! Без олугъ, мөбарәк бер айга кердек. Бу ай – сабырлык ае. Сабырлыкның савабы – Җәннәт булачак. Рамазан – иманлы бәндәләрнең тормышына бәрәкәт, тәннәренә сихәт, ризыкларына муллык бирер һәм кылган гөнаһларын ярлыкар, күңелләренә нур салыр».

Аллаһ әмер иткән гыйбадәтләрне сабырлык белән үтәгән мөслим үә мөслимә фани дөнья тормышында бәрәкәт, саулык-сәламәтлек, муллык белән бүләкләнә һәм гөнаһлары гафу ителә, ә Ахирәттә Җәннәт белән нигъмәтләнәбез, ин шәә Аллаһ.

Фани дөнья – сынау йорты, гаилә әһелләре арасында да кайвакыт төрле аңлашылмаучанлыклар була. Андый хәл булганда, мөслимәләр катлаулы мәсьәләләрне сабырлык белән, Аллаһ Тәгаләгә тапшырып, Аллаһка дога кылып, Аллаһтан гына ярдәм сорап хәл итәргә тырышырга тиеш. Мөслимәләрдән рамазан аенда аеруча зур сабырлык сорала. Уразалы килеш сәхәр һәм ифтар ашын әзерләү, биш вакыт намазларны уку, эшләү, кәсеп кылу, укып гыйлем алу, гаиләсе булган мөслимәнең гаилә әһелен тәрбияләве сабырлык таләп итә. Аллаһ ризалыгы өчен дип, Аллаһтан әҗер-саваплар өмет итеп, гаилә әһелләренең кайбер көйсезлекләрен зарланмыйча, тынычлык белән үткәреп җибәрә белү бары тик зирәк һәм күркәм холыклы мөслимәләргә хас сыйфат. Үзебездә шундый асыл сыйфатларны тәрбияләргә тырышыйк.

Рамазан уразасын тоту сабырлык сыйфаты тәрбияләүгә зур этәргеч. Ураза тотканда кеше хәләл ризыктан да тыелып тора, бу – ихтыяр көченең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә, әлхәмдүлилләһ. Балалар әти-әниләр үрнәгендә тәрбияләнәләр. Сабыр, күркәм холыклы әни балаларына яхшы үрнәк күрсәтә һәм, рамазан аеның нигъмәт булуын үз мисалында аңлата, әлхәмдүлилләһ.

Хөрмәтле мөслим үә мөслимәләр! Уразаның җан һәм тән сәламәтлеге булуын исебездә тотыйк һәм гаилә әһелебезне дә шушы олы гыйбадәтне кылырга өндик һәм  кулыбыздан килгәнчә аларга ярдәм итик.

Рамазан ае мөбарәк булсын! Тоткан уразаларыбызны Аллаһ кабул итсен! Әмииин!

  • Ураза 1 марттан 29 нчы мартка кадәр дәвам итә. (29 март уразаның соңгы көне.)
  • 30 нчы март – ураза гаете.
  • Уразаның өч фарызы бар: ният кылу; ашау-эчүдән тыелу; якынлык кылудан тыелу.
  • Ураза тоту өчен күңел белән ният кылу җитә. Ләкин сәхәр ашаганнан соң уразага керү өчен таң атканчы ният кылу яхшы (мөстәхәб): «Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаана минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисән лиЛләһи Тәгааләә» (Мәгънәсе: Аллаһу Тәгалә ризалыгы өчен, ихласлык белән, таң вакытыннан башлап кояш батканчыга кадәр, рамазан ае уразасын тотарга ниятләдем»).
  • Кояш баткач су белән авыз ачу – сөннәт.  Финики, хөрмә белән авыз вчу – мөстәхәб.
  • Авыз ачканнан соң ошбу дога укыла: «Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтарту фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәтү». (Мәгънәсе: Әй, Аллаһу Тәгалә, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым. Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән авыз ачтым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым! Минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка!).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев