Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Марат Сафин: «Авыл хуҗалыгы тармагында тынлык та, йокымсырау да була алмый»

Мул уңыш – ил байлыгы, халкыбызның тормыш иминлеген, сәламәтлеген тәэмин итүче фактор. Уңышка нигез – авыл хуҗалыгы тармагында ел әйләнәсенә салына.

Игенчелек, орлыкчылык тармагын үстерү өлкәсендә хезмәт куючы хуҗалыкларда бүгенгесе көндә орлык калибрлау эше киң колач белән бара. Яхшы орлыктан гына әйбәт уңыш алып була. Мул уңыш – ил байлыгы, халкыбызның тормыш иминлеген, сәламәтлеген тәэмин итүче фактор. Уңышка нигез – авыл хуҗалыгы тармагында ел әйләнәсенә салына. ҖЧҖ «С.Сәйдәшев исемендәге» җитештерү предприятиесе директоры Марат Сафин белән шул хакта сөйләшәбез.

– Марат Тәлгатович, Тукаебыз әйткәнчә, җир йоклый тыныч, күреп тәмле төш. Аграрийларның да бераз гына булса да “черем итеп алу” чоры түгелме хәзер?

– Авыл хуҗалыгы тармагында ел тәүлеге эш гөрли, тормыш кайнап тора. Эш дәртен сүндермичә яшәгәндә генә хуҗалыкта алга китеш була. Безнең хуҗалык орлыкчылык, игенчелек һәм нәселле, мөгезле эре терлек асрау тармагын үстерүгә көйләнгән. Бу тармаклар бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Шушы тармакларның бер буыны тулы куәтенә эшләми икән, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә тайпылыш башлана һәм аны эзгә салу өчен күп көч һәм байтак вакыт сарыф ителә. Игенчелек һәм мал азыгы уңышы орлыкчылык белән бәйләнгән. Безнең климат шартларына яраклаштырылган яхшы сыйфатлы, югары уңыш бирә торган орлык җитештереп хуҗалыкны тулысынча тәэмин итәбез, үзебезнең җирлектәге, тирә-яктагы районнар, башка төбәкләрдәге хуҗалыкларга, КФХларга да сатабыз. Игенчелек һәм үсемлекчелек тармагы үсешен тиешле дәрәҗәдә тоту терлекчелеккә дә зур йогынты ясый. Барлыгы 6100 гектар сөрүлек җиребез бар. Шуның 3 мең гектарына бөртекле культуралар, калган  өлешенә мал азыгы чәчкән идек. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 40 цетнер уңыш алдык. Мал азыгы – хуҗалыкны яшәтүче төп ресурс. Ел фасылының ни рәвешле килүенә карамастан мал азыгын җитәрлек күләмдә әзерлибез. Келәтләр ашлык белән, сенаж-силос базларың мал азыгы белән тулы булганда гына җан тыныч була.

 – Терлекчелек тармагында, аерым алганда сөт җитештерүдә эшләр ничегрәк?

– Безнең җитештерү предприятиесендә 2500 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 767се – савым сыеры. Тәүлеклек савым бер сыердан 30 кг, тулаем савым 24,5 тонна  тәшкил итә. Елына бер сыердан уртача 9 мең кг сөт савып алабыз.

Быел 300 бозауга исәпләнгән терлек бинасы файдалануга тапшырылды. Хәзерге вакытта яңа ангарда 2,5 айдан 8 айгача 150 бозау асрала.

– Малкайларның сыртлары елкылдап, янбашлары уйнаклап тора. Барысы да көр-таза һәм чисталар. Бозаулар яңа технология буенча асраламы?

 – Салкын ысул белән асрау дип аталса да, биредә салкын түгел. Аслыкларына калын итеп салам түшәлгән, алларына – мул итеп мал азыгы салынган, чиста һәм җылы судан өзелеп тормыйлар.  Бу бина яхшы материаллардан салынды. Бинаны (ангарны) әйләндереп алган материал җил-давыл, бураннарда ертылмый, һава үткәрә һәм җылыны саклый. Элекке терлек абзарларында була торган парның, иснең әсәре дә юк. Бозауларга сәламәт булып үсү өчен барлык шартлар да тудырылган. Яңа туган бозаулар ике ай ярымга кадәр читлек-аранда асрала. Тәүлегенә тонна ярым пастеризацияләнгән сөт бозауларга эчертү өчен тотыла. Бозау караучылар: Людмила Горшкова, Альбина Зайцева, Гөлзидә Габидуллиналар яшь малларны тәрбияләү серләрен беләләр, үз хезмәтләрен яраталар. Мерәс бригадасында сөтчелек комплексы мөдире Фируза Гатиуллина эшкә бик җаваплы карый. Аның җитәкчелегендә сыер савучылар Резеда Ибраһимова, Анастасия Кудряшова, орлыкландыручылар (осеменатор) Лилия Солтанова, Гүзәл Газетдинова, исәп-хисапчы Ирина Вәлиуллина, операторлар – әтиле-уллы Виктор һәм Максим Мельниковлар үз эшләрен төгәл башкаралар.

Иске Абдул бригадасында ферма мөдире Фәнис Гайнетдинов үз вазыйфасын белеп башкара. Сыер савучылар Тәнзилә Шәяхмәтова, Чулпан Низаметдинова, операторлар Илсур Шаяхмәтов, Ришат Хуҗин һәм  орлыкландыручы Зөфәр Мәҗитовларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә сөтчелек тармагында алдынгылар сафында бара. Ике бригадада да ал-ял белмичә хезмәт куючы баш зоотехник Руслан Вәгыйзов һәм ветеринария табибы Илшат Гайсин башка төбәкләргә барып уңышлы эшләп килүче хуҗалыкларның алдынгы тәҗрибәләрен өйрәнеп, терлекчелек тармагы буенча даими рәвештә белемнәрен күтәреп торалар, заманча технологияләрне эштә кулланалар.

 – Малларны кышлату чоры уңышлы бара дип әйтергә тулы җирлек бар?

– Игенчелек, үсемлекчелек (мал азыгы), терлекчелек – тулы бер чылбырны тәшкил итә. Токымлы мал асрау аеруча зур җаваплылык сорый, безнең хуҗалыкта терлекләрне баланслы тукландыру системасы буенча эш алып барыла. Сыйфатлы, туклыклы мал азыгын тиешле күләмдә әзерләгәндә генә тәүлеклек савым арта, яуланган үрдә нык басып тора аласың. Терлекчеклек тармагы аякта нык басып торсын, рентабельле булсын өчен сыйфатлы, туклыклы мал азыгы (сенаж, силос) салынган базларның тулы булуы кирәк. Бу яктан күңелебез тыныч. Малларны кышлату чоры әйбәт кенә бара.

 – Марат Тәлгатович, яхшы кадрларга кытлык барлык өлкәләрдә дә үзен нык сиздерә.

– Үз вазыйфасына җаваплы карый торган кадрлар – иң зур байлык. Хезмәтенә җаваплы карый белә торган эшче кадр – зур табыш. Күп көч һәм вакыт куеп табылган ашлыкның, мал азыгының әрәм-шәрәм ителүенә юл куймый торган уңган механизаторларыбыз, машина йөртүчеләребез бар. Безнең җирлектә халык, Аллаһка шөкер, туган җирен яратучылар дип әйтергә була. Яшьләр арасында авылда калучылар, гаилә корып төпләнүчеләр, югары уку һәм махсус һөнәри белем бирүче уку йортларын тәмамлап авыл хуҗалыгы тармагына эшкә кайтучылар, үз стипендиатларыбыз бар.

Авыл хуҗалыгы тармагында беркайчан да тынлык булмый – елның һәр фасылының үз эше, үз мәшәкате. Язгы чәчүгә әзерлек кыштан башлана. Хәзергесе вакытта ындыр табагында эшнең кызган мәле – чәчүлек орлыкны калибрлау эше тулы куәтенә бара.  Габдулла Тукай: «... Җир язга чаклы уйкуга (йокыга) талган...» дигән. Әйе, ул ял итә. Җир йокласа да, без – уяу. Сөтчелек комплексларында, терлекчелек тармагында ел тәүлеге эш гөрли. Ындыр табагында 2500 тонна күләмендәге орлыкны калибрлау эше бара. Иртәнге җидедән – өчкә, көндезге өчтән кичке җидегә кадәр – эшне ике сменада оештырдык. Үзебезне тулысынча чәчүлек орлык белән тәэмин итүдән тыш сатуга да әзерлибез. Даими клиентларыбыз бар. Сатып алучылар аеруча арпаның: Лидар, Надежный, Нур; бодайның: Никон, Бурлак, Ульяновский – 105, Экада – 214 сортларын бик теләп алалар. Ындыр табагында баш агроном Нуриман Мәүләвиев җитәкчелегендә машинистлар – Мөнир Насыйров һәм Айрат Бәхтияров, машина йөртүчеләр – Флүр Габидуллин, Рифкать Сәгыйдуллин, Фәнил Дәүләтшин; механизаторлар – Фәрит Дәүләтгәрәев, Мөгамбәр Хуҗиннар үз эшләрен җиренә җиткереп, төгәл башкаралар. Ындыр табагы мөдире Илсөяр Сәгыйдуллина унике елдан артык үз вазыйфасына тугрылыклы. Быел яңа технология керттек – ындыр табагында үлчәү эше цифрлаштырылды. Илсөяр Сәгыйдуллина бик теләп өйрәнде бу яңалыкны – рәхәтләнеп эшли. Үлчәүгә кереп баскан йөк машинасының, тараның авырлыгы, йөкнең (орлыклык ашлык) күләме,  машина номерлары – кыскасы, бөтен мәгълүмат компьютерда чагыла. Дөресен генә әйткәндә, кичке якта, икенче сменада күбрәк үзем ындыр табагында булам. Урта белем алганнан соң инженер-механик белгечлеге алдым. Яр Чаллыда КамАЗда бераз эшләп алдым да, җир улы булуымны аңлап, туган ягыма кайттым. Эшләп тапкан мал бәрәкәтле була. Яратып башкарган хезмәттән генә тәм табып була. Гаиләңдә бер-береңне аңлап-санлап яшисең икән – бу зур бәхет. Шушы нигъмәтләрдән аермасын. Без – эштә чыныгып үскән буын. Балаларны шул рухта тәрбияләдек», – ди «С.Сәйдәшев исемендәге» җитештерү предприятиесе директоры Марат Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев