Район ифтары
Рамазан аеның шушы чәршәмбесендә җирлегебездә район ифтары оештырылды.
Авыз ачу мәҗлесендә: район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәбибуллин, район имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Илназ хәзрәт Яхин, авыл мәчетләре имамнары, мөгаллим һәм мөгаллимәләр, мөслим-мөслимәләр, җирлегебездә эшләүче төрле оешма һәм җитештерү предприятиеләре җитәкчеләре, җаваплы вазыйфа башкаручы хезмәткәрләр, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Ифтарга хөрмәтле кунаклар: Татарстан Республикасы буенча дәүләт конфессия мөнәсәбәтләре Баш киңәшчесе Раил Гомәров Кама төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Яр Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла һәм Яр Чаллы, Алабуга епискобы Гавриил Владыка изге Рамазан аен зурлап, район җитәкчелеге чакыруын кабул итеп, Коръән мәҗлесенә килделәр.
Район имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Илназ хәзрәт Яхин ифтар мәҗлесенә җыелган дин кардәшләребезне, кунакларны Рамазан шәриф белән тәбрикләде. Шушы изге айның фазыйләтләре, ураза гыйбадәте хакында тәэсирле вәгазь сөйләде. Аннары сүзне хөрмәтле кунакларга бирде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев ифтар мәҗлесенә килгән җәмәгатьне изге ай – Рамазан белән котлады, ураза тотучыларның елдан-ел арта баруын ассызыклады. Район мөхтәсибәте белән кулга-кул тотынып эшләүнең җәмгыять тормышындагы әһәмиятен билгеләп үтте. Зур мәгънәгә ия мәҗлесне оештыруда өлеш керткән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.
Районыбыз имамнары, абыстайлары – мөгаллим һәм мөгаллимәләрнең җирлегебездә яшәүче халыкны туры юлга өндәүләре, мөселман кардәшләребезгә дин дәресләре бирүләре, райондашларыбызны рухи азык белән сугаруда зур өлеш кертүләрен аеруча билгеләп үтте.
Коръән хафизлар гаиләсе – горурлыгыбыз
Ифтар мәҗлесенә чакырулы кунаклар арасында районыбыз, дин кардәшләребез горурлыгы булган гаилә бар иде. Югары Байлар авылында яшәүче Равил Хаҗиев тормыш иптәше Латыйфа абыстай белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. Ирле-хатынлы Хаҗиевлар – Коръән хафизлар. Аларның дүрт баласы – ике олы кызлары һәм ике уллары – Коръән хафиз. Унике яшьлек Коръән хафиз Мөхсин Хаҗиев Коръәннән сүрә-и аятьләр укып күңелләребезне хушландырды.
Яңа поселогы имамы Илназ хәзрәт Коръән хафиз Мөхсингә Тукай районы мөхтәсибәте тарафыннан әзерләнгән бүләкне тапшырды.
Рамазан – мәдрәсә, гыйлем алу мәктәбе
Ифтар мәҗлесенә килгән имамнар вәгазь-нәсыйхәтләрен Рамазан шәрифкә багышладылар. «Рамазан – мәдрәсә, мәктәп ул. Рамазан – гыйлем алу, үзеңне тәрбияләү чоры. Ураза тотучы кешенең ике шатлыгы бар: беренчесе – фани дөньяда, авыз ачканда булса; икенчесе – Ахирәттә. Без бүген беренче шатлыгыбызны кичерәбез. Аллаһ Тәгалә безгә Рамазанны нигъмәт итеп биргән. Шушы бүләкне кабул итү үзебездән тора. Аллаһ Тәгалә кушканнарны үтәү һәм тыйганнарыннан тыелу, фарыз гыйбадәтләрне шартына китереп үтәү – Җәннәткә бару юлында булу ул.
Аллаһ Тәгалә нигъмәт итеп Рамазан шәрифне бирде. Без ашау-эчүдә һәм җенси яктан нәфесебезне тыябыз. Телне, кул-аякны хәрам гамәлләрдән саклыйбыз. Без – бар яклап та тәрбия мәктәбе узабыз. Билгеләнгән, ягъни тиешле вакытта сәхәр ашыйбыз, ифтар кылабыз. Димәк, пунктуальлеккә – төгәллеккә өйрәнәбез. Бу нәрсәне күрсәтә? Инсанның һәрвакыт шул рәвешле яши алуын дәлилли. Шуңа омтылыйк. Аллаһ Тәгалә разый булган эш-гамәлләр кылып яшик», – диделәр.
Ифтар сые – бәрәкәтле һәм аеруча тәмле була. Берсеннән-берсе тәмле, затлы ризыклар белән нигъмәтләгән Аллаһ Тәгалә хәмде-сәнәләр әйтеп, Илназ хәзрәт Яхин ифтар мәҗлесен оештыруда катнашучы барлык инсаннарга рәхмәтен җиткереп болай диде: «Рамазанда ураза тотучыны авыз ачтыру – саваплы гамәл. Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: “Кем дә кем ураза тотучыларга авыз ачтырса, аңа әлеге кешеләрнең ураза тоткан савабы булыр, ләкин аларның савабыннан бернәрсә киметелмәс”, – дигән. Аллаһ Тәгалә барыбызга да хәерле-бәрәкәтле гомерләр бирсен. Кылган игелекле эш-гамәлләребез әҗер-савап булып язылсын. Раббыбыз ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирештерсен», – дип дога кылды.
Авыз ачу мәҗлесе зур мәгънәләрне үз эченә алган дәрес тә, хәерле-файдалы вәгазь-нәсыйхәт тә, башкарылган эш-гамәлләргә йомгак ясау, ирешелгән уңышларны билгеләп үтү һәм алда торган эшләр хакында киңәшләшү мәҗлесе дә иде. Ифтар мәгънәви һәм матди яктан уйланып, төпле итеп оештырылган. Шуңа да без – йөзләгән ифтарчылар үзебезне бер гаилә әгъзалары итеп тойдык.
Район ифтары бик матур үтте. Рамазан шәрифнең бу кичәсе күңелләрдә матур хатирә булып озак еллар сакланыр, ин шәә Аллаһ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев