Максим Ионычев: «Яхшы уңыш алу өчен ел әйләнәсенә тырышып эшләргә кирәк!»
Тәҗрибәле аграрийлар һава торышының көйсезлегенә “яраклашырга” – яңгыр туктап, болытлар арасыннан кояш чыккан һәр мизгелне “тотып алырга” тырышалар.
Район җирлегендәге аграрийлар урып-җыю кампаниясен уңышлы башкарып чыгу өчен бөтен көчләрен салалар. «”ӘНӘК” агрофирмасы» ҖЧҖе “Ворошиловский” филиалы»нда урып-җыю эшләре кызу темплар белән бара.
Ялкау – сәбәбен, булдыклы – әмәлен табар
«”ӘНӘК” агрофирмасы» ҖЧҖенең Бәтке җирлегендәге «Ворошиловский» филиалы» баш агрономы Айзат Васил улы Фаррахов белән урып-җыю хакында сөйләшәбез. Тәҗрибәле аграрий: «Җәй – матур килде. Тукай әйткәнчә: “Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуды”. Урып-җыю чорында яңгырлар “планнан тыш” – арттырып та җибәрәләр шул. Явымнар еш булганга басу-кырларга һава торышының “көенә” карап чыгабыз. Беркем дә тик тормый: өстән явып торганда машина-трактор паркында төрле эш башкарабыз – авыл хуҗалыгы техникасы тере организм кебек – тәрбиләп, карап тору кирәк. Билгеле мәкальне бүгенге көнгә яраклаштырып: «Язын кырда сайраштык, ягъни һава торышына сылтау итмичә, чәчүне оешкан төстә ерып чыктык. Хәзер басу-кырларда, ындырда тырыш хезмәт куеп табылган уңышны җыеп алабыз. Шунысы сөенечле, 652 гектар җирдә чәчелгән арпа уңышы әйбәт, 356 гектар җирдә азыкка чәчелгән борчакны суктырып алуны тәмамлау алдында торабыз. 1103 гектар җирдә чәчелгән язгы бодайдан да уңыш яхшы гына чыга. Язгы чәчү һәм урып-җыю чорында 24/7 эш режимы гамәлдә – механизаторлар сменалап эшли. Быел 1061 гектар җирдә яхшы сыйфатлы көнбагыш орлыгы чәчкән идек. Саллы гына утыралар. Мул уңыш алу өчен яхшы сыйфатлы, товарлыклы орлык чәчәбез, агротехник таләпләрне тулысынча үтибез. Кимерүчеләр, зарарлы бөҗәкләр, чүп үләннәре белән көрәшүдә табигатькә зыян салмый торган алымны кулланабыз. Быел 650 гектар җирдә чәчү өчен “Сәйдәшев исемендәге” җитештерү кооперативыннан яхшы сыйфатлы көзге бодай орлыгы сатып алдык», – ди Айзат Фаррахов уҗым культурасын чәчүгә хәстәрлекле булуларын да белдереп.
«”Әнәк” ҖЧҖ агрофирмасының “Ворошиловский” филиалы» директоры Максим Александрович Ионычев коллектив хакында: «Механизаторлар – заман таләпләренә җавап бирә торган һөнәр ияләре: язын – чәчү агрегатын – корыч айгырны иярлиләр – тырмалыйлар, орлык чәчәләр, җирне катоклыйлар; җәен – үсемлекләрне тукландыру, ашлау эшен башкаралар; урып-җыю чорында комбаинга утыралар. Эшем буенча төрле хуҗалыкларда, башка районнарда да булырга туры килә. Авыл хуҗалыгы тармагында кадрларга кытлык бар. Яшь кадрмы, тәҗрибәле механизатормы – аерма юк, бигрәк тә Бәтке авыл җирлегендә яшәүчеләр, филиалга эшкә килсеннәр. Хезмәт шартлары – яхшы. Коллектив – дус-тату. Техника – заманча, куәтле. Эш кешесенә тагын ни кирәк?! Бары тик ихластан үз эшләрен башкару таләп ителә. Бездә: “Хезмәтенә күрә хөрмәте” дигән әйтем торышка ашырыла», – ди.
Максим Александрович: «Өч тиен чыкмыйча биш тиен керми» дигән әйтем бар. Инвестицияләр һәм алга куелган максатлар хакында да сөйләшик әле, – дип филиалның киләчәге белән кызыксынам. Яшүсмерләргә һөнәри-техник белем һәм тәрбия бирүдә (ПТУда) тәҗрибәсе булган педагог, байтак еллар авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкарган – халык белән мөгамәлә кылу, рәсми документлар белән эшләүдә һәм авыл хуҗалыгы тармагында да тәҗрибә туплаган җитәкче һәр сорауга төпле һәм аңлаешлы итеп җавабын бирә:– «ӘНӘК» агрофирмасы ҖЧҖе (Актаныш районы, Әнәк авылы) Татарстан Республикасының катнаш авыл хуҗалыгы секторында алдынгылар сафында булып үсемлекчелекне терлекчелек белән берлектә үстерә. Бу юнәлештә эшчәнлекне киңәйтү максатыннан Тукай муниципаль районының Бәтке, Биклән авыл җирлекләрендә «”ӘНӘК” агрофирмасы ҖЧҖе» авыл хуҗалыгы комплексы» инвестицион проектын гамәлгә ашыру турында Карар кабул ителде. Инвестицион проектны гамәлгә ашыру өчен «”ӘНӘК ҖЧҖе агрофирмасы”» һәм Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы арасында авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү турында (13.05.2022 ел, № 24) инвестицион килешү имзаланды һәм «”ӘНӘК” агрофирмасы ҖЧҖе»нең “Ворошиловский” филиалы» төзелде. Филиал 2022 елда Биклән һәм Бәтке авыл җирлекләрендәге 5914,4 гектар җир кишәрлекләрендә (ТР Рәисе боерыгы белән ӘНӘК АФ ҖЧҖ бүлеп биргән) авыл хуҗалыгы эшчәнлеген башлап җибәрде.
Инвестицион проектның төп концепциясе –заманча авыл хуҗалыгы комплексы төзү. Бу комплексның төп максаты авыл хуҗалыгындагы бөртекле ашлык игү һәм шикәр чөгендере чәчү өчен сөрүлек җирләрне эшкәртүне күздә тота. Тукай районының элеккеге “Ворошиловский” совхозы территориясендә мелиорация объектларын яңадан тормышка кайтаруга юнәлдерелгән. Җөмләдән, филиалның исеме элекке “Ворошиловский” совхозына барып тоташа.
2022-2023 елларда «Ворошиловский» филиалында 700 гектар мәйданда авыл хуҗалыгы җирләрен ясалма сугару гамәлгә куелды – 12 Аквафилд һәм Казансу су сиптерү машиналары урнаштырылды. Тагын 27 су сиптерү машинасы урнаштыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта су сиптерү челтәрләрен проектлау, су сиптерү машиналары үзәкләрен электр челтәрләренә технологик тоташтыру эшләре алып барыла.
Агрофирма авыл хуҗалыгы техникасын һәм җитештерелгән продукцияне саклау, аны беренчел эшкәртеп кулланучыларга җибәрү өчен комплекслы биналар төзүне планлаштыра. Бөртекле ашлык (бодай, арпа, арыш, солы һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары), шикәр чөгендерен реализацияләүне күздә тотабыз.
Хуҗалыкта туфрак эшкәртүнең һәм авыл хуҗалыгы культураларын үстерүнең инновацион технологияләре киң кулланыла, җирләрне ясалма сугару торгызыла, 4 580 гектар мәйданда туфракка агрохимик тикшерү үткәрелде. Туфракның уңдырышлылыгын арттыру буенча эш алып барабыз.
Шикәр чөгендере «АМИТИ» инновацион технологиясе буенча үстерелә, Инновацион технология югары уңыш алу, чөгендернең сакланышын һәм сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Алда әйтелгән мөһим проектны гамәлгә ашыру өчен бездә заманча техника, квалификацияле кадрлар бар. Шуңа өстәп, бары тик югары продуктлы – сыйфатлы орлыклар гына чәчәбез.
Проектны тормышка ашыру өчен заманча техника, сатып алына, квалификацияле кадрлар эшкә җәлеп ителә һәм аларны туплау эше бара. Филиал аеруча Биклән, Бәтке авыл җирлегендә яшәүчеләрне эшкә җәлеп итәргә омтыла. Безгә: Зәй, Минзәлә һәм башка районнардан килеп эшләүчеләр дә бар. Бүгенгесе көндә филиалда кырыктан артык даими һәм сезонлы рәвештә эшләүчеләр хезмәт куя. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куярга теләүчеләрне эшкә алу даими рәвештә бара. Механизатор, машина йөртүче, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау буенча слесарь һөнәренә ия булган кадрлар аеруча кирәк.
Филиал авыл җирлеге тормышында актив катнаша: территорияне яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләрендә катнаша, хәйриячелек белән шөгыльләнә. Һәр хезмәткәрнең тормыш-яшәешен яхшыртуда игелекле эшләр башкарырга тырыша.
Тышкы сәясәттә барган катлаулы вәзгыятькә, көчле конкуренция шартларына һәм ил эчендәге базарда авыл хуҗалыгы продукциясенең чамадан тыш күп булуына (товарның экспортка чыгарылмавы сәбәпле) карамастан «ӘНӘК» агрофирмасы инвестиция проектын уңышлы тормышка ашырып Тукай районы җирлегендә үсеш кичерә», – дип башкарылыган эшләр турында сөйли һәм алдагысы көнгә планнары белән уртаклаша.
Буыннар чылбыры – нык, көчле
Александр Сергеевич Коршунов – әтисе һөнәрен дәвам итүче, тәҗрибәле механизатор. Аның хакында Максим Ионычев: «Мин һөнәри белем алганда Александрның әтисе – Сергей Коршунов кулы астында авыл хуҗалыгы тармагында практика үттем. Эш серләренә өйрәнү белән беррәттән кешеләр белән мөгамәлә кылу дәресләре дә алдым. Сергей абый – күркәм холыклы. Улы Александр, оныгы Кирил да шундый. Халыкта: “Чәчүче дә, тегүче дә, курайда уйнаучы да – бар эшкә дә кулы ятып тора” дигән мәкаль нәкъ менә Коршуновларга карата әйтелгән. Фамилиянең исеме җисеменә туры килә: эшне “эләктереп” алалар һәм җиренә җиткереп башкаралар», – дип Коршуновлар династиясе хакында сокланып сөйли. Александр Коршунов тыйнак кына елмаеп: «Курайда уйнамыйм, анысы. Ә менә балык тоту – иң яраткан шөгылем. Техника – минем стихия. Ун яшемдә әти белән язгы чәчү вакытында тракторга утырдым. Урып-җыю чорында комбаинда әтинең ярдәмчесе булдым. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт юлым иртә башланды. Совет армиясе сафларында – Әрмәнстанда хезмәт иттем. Авылга кайтуга яраткан һөнәремне дәвам иттем. Хезмәт кенәгәсе ачып эшли башлавыма утыз ел. Тырышып эшләргә, яхшы хезмәт хакы алырга теләгән кешегә менә дигән эш. Үзвакытында һәм тиешенчә хезмәт хакы түләнә. Төшкелеккә басуга кайнар аш китерәләр. Җитәкчелек белән үзара мөгамәлә – яхшы. Тагын ни кирәк?!» – ди уңган механизатор.
Александрның улы Кирил Коршунов һәм тагын берничә яшь кадр биредә тырышып эшлиләр. Ранис Рөстәм улы Рамазанов машина-трактор паркында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау буенча слесарь булып эшкә урнашкан. Быел унберенче класска укырга баручы Ранис: «Бу – чын-чынлап ирләр эше. Яшьләр урта һәм өлкән буын белән үзара бәйләнештә булганда эш серләренә төшенәсең. Әти-әнигә салынып тору егет эшемени? Җәйге каникул чорында мая туплыйм – үзең эшләп тапкан акча бәрәкәтле, кадерле була. Эшнең тәмен аңлыйсың. Бик ошатам бу һөнәрне. Яратып эшлим. Әле бит студент буласы да бар. Шуңа күрә, кулдан килгәнчә әти-әниемә матди яктан булышырга тырышам», – ди яшүсмер.
Эшлим!» дигән кешегә – эш бар
«Басу-кырларда эш гөрләп барсын өчен акыллы техника белән дөрес идарә итү белү, авыл хуҗалыгы техникасын саклау һәм тиешенчә хезмәт күрсәтү кирәк. Аграрийлар гомер гомергә язгы чәчү һәм уңыш җыеп алу чорында сменалап эшли инде ул. Шимбә-якшәмбе, бәйрәм көннәре дигән сүзләр авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән тәңгәл килми. Менә шуны аңлаган һәм ихластан хезмәт куйган кешенең эше дә, ашы да бар. Хезмәт хакын үзвакытында, тиешенчә түләп барабыз. Илшат Фәрдиев фидакарь хезмәтне бәяли белә. Акыллы техниканың кадерен белгән, булсынга дип эшли торган кешеләргә ишегебез ачык.
Илебез келәтләре тулы, табыннар ризыклы булсын өчен һәммәбез дә кулдан килгәнчә эш башкарырга, басу-кырлар чисталыгына, табигатьнең сафлыгына битараф булмаска тиешбез», – ди филиал директоры.
Бәткелеләр – рәхмәтле
Максим Ионычев: «Эш – эш белән. Кешенең күңелен күтәрү, эшкә дәрт уяту өчен игелекле эшләр кылу кирәк», – ди. Бергәләп авылдагы ял паркына юл алабыз. Анда халык рәхәтләнеп ял итә, өлкәннәр үзара әңгәмә кора. Бәтке авыл җирлеге башлыгы Венера Александровна да шунда – паркны һәм аның тирә-ягын тәртипкә китерү эшләре белән мәшгуль кешеләр янында. Венера Вәлиева: «2023 нче елда Бәтке авыл җыенында халык “Үзәк” урамы буенча тротуар салу хакында сүз кузгатты. Мөһим социаль объектларның шушы тротуар буйлап салынган булуын да искә алсак, җәяүлеләр юлының зур әһәмияткә ия булуы аңлашыла. Бәткедә Сабантуй үткәрүне “Ворошиловский” филиалы тулысынча башкара. Шулай ук авыл территориясен яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча өмәләр үткәрү; халыкның тормыш-яшәеш шартларын яхшырту; сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле кешеләр – инвалидлар декадасында һәм өлкәннәр көнендә төрле чаралар уздыру; сайлауларны уңышлы уздыру буенча күп эш башкара», – дип бәткелеләр рәхмәтен белдерә. Бәтке ял паркында җәйге матур көннең кадерен белеп, табигатькә хозурланып утыручы өлкән яшьтәге кешеләр Венера ханымны хуплап: “Тротуарлы булдык. Балаларыбыз шушы юл буйлап велосипедта җилдерә. Күпчелек бәйрәмнәр ял паркында, янәшәдәге мәдәният йортында үткәрелә. Иинвалид коляскасында хәрәкәтләнүчеләргә монда килү өчен юл ачылды. Шушы эшне башкаручыларга рәхмәт», – диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев