Терлекчелектә ел тәүлеге эш гөрли
«Сәйдәшев исемендәге җитештерү предприятиесе» ҖЧҖендә инженер очрашты.
Бер очрашу үзе бер гомер
Үткән җомгада «Сәйдәшев исемендәге җитештерү предприятиесе» ҖЧҖендә төрле елларда Тукай районы җирлегендәге хуҗалыкларда, оешмаларда озак еллар инженер вазыйфасын башкарган һәм (кайберләре) бүгенге көндә дә тырыш хезмәт куючы аграрийларның очрашуы булып үтте.
Очрашуга килгән кунаклар сәйдәшлеләрнең язгы кыр эшләренә әзерлеге, авыл хуҗалыгы тармагындагы яңа технологияләр белән таныштылар.
Аякта нык басып торабыз!
«С.Сәйдәшев исемендәге» җитештерү предприятиесе ҖЧҖе игенчелек, орлыкчылык, терлекчелек тармакларын табышлы итү өчен хуҗалык итүдә яңа ысуллар, алдынгы технологияләрне өйрәнә һзәм гамәлгә куя. Бу, беренче чиратта, төрле табигый шартларда да эшли алырлык авыл хуҗалыгы техникасын булдыру һәм аны төзек тоту; районлаштырылган, яхшы сыйфатлы һәм мул уңыш бирә торган орлыкчылык тармагын үстерү белән ирешелә. Үз җирлегебез һәм күрше-тирә район аграрийлары өчен биредә төрле дәрәҗәдәге семинарлар еш үткәрелеп тора. Районыбыз хөрмәтле аграрийлары, авыл хуҗалыгы тармагының төрле өлкәләрендәш хезмәт куйган һәм бүгенге көндә эшләүчеләр, аерым алганда инженерлар, Мерәстәге машина-трактор паркындагы тагылма агрегатлар, тракторларның, гомумән авыл хуҗалыгы техникасын карадылар.
Җитештерү предприятиесе директоры Марат Сафин авыл хуҗалыгы техникасының язгы чәчүгә әзер булуын белдереп: «Язгы чәчүдә 4 чәчү агрегаты эшләячәк. К-700 тракторын резервта тотабыз. Куәтле техниканың тәгәрмәчләре җирне мөмкин кадәр таптамаслык итеп җайлаштырылды. Авыл хуҗалыгы тармагында ДТ тракторлары да һәрвакыт басу-кырга эшкә чыгарга әзер булырга тиеш. Шуңа күрә бу төр авыл хуҗалыгы техникасыннан баш тартмыйбыз. Дымлы җир өчен ДТ тракторы алыштыргысыз техника булуын беләсез инде. Чит илдә эшләнгән кыйммәтле техника түбә астында саклана, алар оригиналь (үзенеке) запас частьлар белән тәэмин ителгән. Ягулык-майлау материаллары җитәрлек күләмдә әзерләп куелды. Мастерской кышкы чорда утын ягып җылытыла. Без – аякта нык басып торабыз», – дип булган һәрбер техникага сак карауга басым ясады, алдагы көнгә ышанычын белдерде. Аннары кунаклар ындыр табагына юл алдылар.
Орлык склады – хуҗалыкның йөрәге
Марат Сафин оригиналь орлык складында чәчеләчәк һәм сатылачак орлыкларның сортлары турында сөйләде: «Институтлардан берничә тонна ПР-2 (оригиналь) орлык сатып алып үрчетәбез. Басуларга югары сортлы, мул уңыш бирә торган, безнең табигать шартларына яраклаштырылган орлык чәчелә. Бүгенгесе көндә орлык складында 2,5 мең тоннадан артык яхшы сыйфатлы орлык сатуга әзерләп куелды. Чәчүлек орлык сертификатлы. Даими клиентларыбыз бар, яңалары өстәлеп тора. Бодай, арпаның яхшы сортларын район, республика һәм башка төбәкләрдән килеп сатып алалар. Дәгъва белдерүче юк. Яхшы сыйфатлы орлык чәчтең дә шуның белән эш бетте дип уйларга ярамый. Басу-кырлар культурасын саклау, агротехник чараларны уңышлы куллану, кыскасы үсемлеккә әйбәт тәрбия кирәк. Бары шул вакытта гына көтелгән нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Конкурентлыкка сәләтле булу өчен заман белән бергә атларга, хәтта ки бер адымга булса да алда барырга кирәк. Белем эстәп торабыз. Быел ындыр табагында яңалык керттек – үлчәү эше цифрлаштырылды. Компьютерда машина номеры, аның авырлыгы, төялгән орлыкның микъдары – барысы да экранда чагыла», – диде инновацион технологиянең эш шартларын уңайлы итүдә зур этәргеч булуына басым ясап.
Терлекчелектә ел тәүлеге эш гөрли
Кунаклар терлекчелек комплексы белән таныштылар. Товарлыклы сөтчелек комплексы динамикалы үссен өчен яхшы токымлы, сәламәт бозау тәрбияләү кирәк. Сәйдәшлеләр бу яктан да күпләргә өлге. Марат Сафин: «Быел 300 бозауга исәпләнгән терлек бинасы файдалануга тапшырылды. Бу ангар заманча материал белән тышланды: җил-давылда ертылмый, һава үткәрә, җылыны саклый. Монда ике ай ярымнан алып сигез ай тулганчы 150 бозау асрала. Тәүлегенә бозауларга тонна ярым пастеризацияләнгән сөт эчерәбез. Алларында – сыйфатлы мал азыгы, җылы һәм чиста судан өзелеп тормыйлар – анысы автоматлаштырылган. Хуҗалыгыбызда 2500 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 767 се – савым сыеры. Бүгенгесе көндә тәүлеклек савым бер сыердан 30 кг, тулаем савым 24,5 тонна тәшкил итә. Елына бер сыердан уртача 9 мең кг сөт савып алабыз», – дип терлекчелектәге уңышлары белән таныштырды.
«Гигант» җитештерү предприятиесе ҖЧҖендә гасырга якын инженер булып хезмәт куючы Рафаэль Гыйльфанов очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклашып болай диде: «”Сәйдәшев исемендәге” җитештерү предприятиесе» ҖЧҖе – район, республика, башка төбәкләргә үрнәкле. Бу югарылыкка хуҗалык җитәкчесе Марат Сафинның кадрлар мәсьәләсен уңышлы хәл итүе, эшләгән кешегә бар яклап кадер-хөрмәт күрсәтүе зур этәргеч булып тора. Бу уңышлар, билгеле булганча, белгечләр, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең уртак тырышлыгы белән ирешелә. Яуланган биеклектә калу зур җаваплылык өсти. Алар моны яхшы белә. Бүгенге очрашуга килгәндә исә, җитештерү предприятиесе директорына зур рәхмәт. Гомумән, сәйдәшлеләр – юмарт халык. Халкыбыз: «Бер күрешү – үзе бер гомер», – дип белеп әйткән. Безне күрештереп күңелне күтәрделәр. Алга таба да очрашып, күрешеп торсак иде», – дип рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев