Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Чәчүлек җирне ашлау – төп максатыбыз

Минераль ашламаны урынлы куллану – игеннең, ашлыкның күләмен арттыру һәм сыйфатын яхшырту мөмкинлеген бирә. Ашлык мул булганда – табыннар ризыклы, күңел көр була.

Мул уңыш алганда гына терлекчелек тармагы динамикалы үсә. Ипекәй, ит-сөт һәм яшелчә, җиләк-җимеш белән тулысынча тәэмин ителү – урынын, вакытын һәм чамасын белеп ашлама куллану белән дә бәйле. «Тукайагрохимсервис» ҖЧҖе шушы катлаулы, җаваплы эшне башкара.

«Тукайагрохимсервис» ҖЧҖе директоры Рифкат Минвәлиевич Шәфигуллин: «Район игенчеләре безнең җирлектә мул уңыш алуның төп шартларыннан берсе – җирне ашлау – тиешле дәрәҗәдә минераль ашлама кертү икәнлеген яхшы беләләр. Шуңа да минераль ашламаны тиешле күләмдә алалар. Безнең предприятие: базага кайткан минераль ашламаны вагоннан бушату; урнаштыру; саклау; сатып алучыларга төяп җибәрү; әче туфраклы җирләрне известь кулланып эшкәртү эшләре белән шөгыльләнә. Шушы эшләрне башкару өчен 15 техника берәмлегеннән торган 2 бригада оештырылды.

Круглое Поле поселогындагы минераль ашламалар базасында ел әйләнәсенә 120-140 мең тонна товар – минераль ашламалар, тозлар китерелә, кулланучыларга төяп җибәрелә, ягъни озатыла.

Ел саен Тукай, Алабуга, Минзәлә районнарында 3500-4000 гектар мәйданда туфракны известьлау эшләре башкарыла.

Халкыбыз: “Ашлаган җир – аш бирә, ашламасаң – таш бирә” дип белеп әйткән. Кыскасы, химиядән башка игенчелек, орлыкчылык, үсемлекчелек тармагы алга китә алмый. Терлекчелек, кошчылык шушы тармаклар белән тыгыз бәйләнгән.

«Тукайагрохимсервис» ҖЧҖе җирне сыйлау – ашлау өчен бөтен мөмкинлекләрне куллана. Исеменнән аңлашылганча, минераль ашлама – химия ул. Шуңа бу эштә саклык таләп ителә. Базада үз эшенә җаваплы карый торган кешеләр хезмәт куя. Утыз елдан артык шушы системада эшләүче трактористмашинист Фәнис Солтанов – әнә шундыйлардан. Күптән түгел үзе, шулай ук предприятие өчен дә, шатлыклы вакыйга булды. Хөкүмәтебез Фәнис Шәйхенур улының тырыш хезмәтен бәяләде. Ул “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Бу – олы хезмәтне бәяләү белән беррәттән һөнәребезнең кирәклеген ассызыклау да дип кабул итәбез», – дип предприятие һәм хезмәткәрләр эшчәнлеге хакында кыскача сөйләп узды директор.

«Бездә эшләргә була!»

Фәнис Солтанов – Сарман районындагы Сөлек авылында биш балалы гаиләдә үскән. Урта мәктәпне тәмамлагач совет армиясе сафларында – Мәскәү астындагы Красногорский каласында хезмәт иткән. Туган авылына кайтып ике ел К-700 тракторында эшләгән. Аннары Яр Чаллыга килеп плотинага (ГЭС) эшкә урнашкан. Фатирлы булу максатыннан тораккоммуналь хезмәт системасында хезмәт куйган. 1990 нчы елдан «Сельхозхимия»дә хезмәт куя.

Әти-әни “Нөркәй” совхозында – авыл хуҗалыгы тармагында тыры - шып эшләделәр. Бишебез дә, кулдан килгәнчә, көчебез җиткәнчә, шәхси хуҗалыгыбыздагы ка - ралты-кура тирәсендә, өй эшләрендә һәм каникуллар чорында колхозда төрле эшләр башкардык. Хезмәт белән үскәнгә эшне агынакарасына, зыянлы-зыянсызга аермадым. Шуңа күрә утыз дүрт ел “Сельхозхимия”дә эшлим. Дөресен генә әйткәндә, химия белән турыдан-туры эш иткән кешегә элекке елларда льготалар бар иде. Шул льготалар янә гамәлгә куелса яхшы булыр иде. Бу, беренчедән – һөнәрнең мөһимлегенә басым ясау булса; икенчедән, хезмәт кешесен хөрмәтләү; өченчедән, яшьләрне эшкә җәлеп итү буенча азмы-күпме файдасы булыр иде дип уйлыйм. Мисал өчен кайбер заводларда сәламәтлек өчен зарарлы булган цехларда эшләүчеләр: иртәрәк лаеклы ялга чыга; санаторийга өлешчә түләүле юллама; бушлай сөт ризыклары бирелә. Бездә янә льготаларны торгызу – хезмәт кешесе өчен дә, предприятие өчен дә отышлы булыр дип уйлыйм.

Шушы базадагы һәр капчыкка 1 тонна ашлама (мең килограмм) тутырылган. Көнгә кайвакыт 100, кайчагында 1000 тоннадан артык ашлама төяп озатабыз. Ә инде сезонында, ягъни яз һәм көз айларында, мең-мең ике йөз тонна минераль ашлама төяп җибәрәбез. Кыш айларында ашлама төяп килгән вагоннарны бушатабыз, – дип үз хезмәте һәм предприятиенең эшчәнлеге турында кыскача гына сөйли механизатор. Шул арада – без әңгәмә корган чагында, тонналаган капчыкларны төяп җибәрүче куәтле техникада үтеп киткән механизаторга ишарәләп: «Менә яшь кадр эшкә килде. Шуңа сөенеп бетә алмыйм. Чөнки без инде пенсиягә чыгу алдында. Безнең предприятиедә эшләргә була! Хезмәт хакы вакытында, тиешле күләмдә түләнә. Соңгы араларда хезмәт хакын күтәрделәр. Яхшы хезмәт хакы алу өчен тырышып эшләргә кирәк. Акча күктән яумый. Без – намуслы хезмәт белән гомер итәбез, киләчәк буынның да шулай яшәвен телибез. Тормыш иптәшем белән бер ул тәрбияләп үстердек. Аның үз гаиләсе бар. Оныгыбыз үсеп килә. Сәламәт булып эшләргә язсын. Җирне ашлау – безнең төп максатыбыз. Кырларда иген мул булсын. Игенчеләр белән уртак көч куеп табылган ашлыкларны югалтуларсыз җыеп алып, җилләтеп – тиешле кондициягә китереп, келәтләргә салырга язсын. Күкләр аяз, эшләп тапкан ризыгыбыз бәрәкәтле булсын!» – ди шушы көздә алтмыш бер яшен тутыручы, җирне ашлы итүдә үзеннән өлеш кертүче Фәнис Солтанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев