ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, 15 сентябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә.
Көндез республиканың кайбер районнарында яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшәргә мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка үзгәрәчәк, тизлеге секундына 4–9 метр тәшкил итәчәк. Көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитәчәк.
Төнлә һава температурасы +2…+7 градус, Татарстанның көнбатышында +10 градуска кадәр булачак. Көндез һава +16…+21 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев