18 августта Чаллы — Зәй — Круглое Поле — Бәтке автомобиль юлының 3нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Алдан алынган мәгълүматларга караганда, 38 яшьлек автомобиль йөртүче төп юлга чыкканда, өстенлеккә ия булган «Лада Приора»га юл бирмәгән. Бәрелешү нәтиҗәсендә ике автомобиль дә зыян күргән. Шоферның авызыннан спирт исе килүе аның алкоголь кулланган булуына ишарә иткән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр булмаган.
Нет комментариев