җәмгыять

Айгөл Шабакаева: «Ветераннар үзләрен ялгыз итеп сизмәскә тиеш»

Һәр рәсмиләштерелгән документ, һәр медицина реабилитациясе яки махсус хәрби операция ветераннарының спорттагы җиңүе артында аларга сүз һәм эш белән ярдәм итүче кешеләрнең зур хезмәте тора. Тукай районында Ватанны саклаучыларга һәм аларның гаиләләренә төрле яклап ярдәм күрсәтү системасы ничек оештырылган? Бу хакта без Татарстан Республикасы буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалының социаль координаторы Айгөл Шабакаева белән сөйләштек. Аның өчен бу эш аеруча якын, чөнки үзе дә хәрби хезмәткәр хатыны. Якташларыбызның спорттагы уңышлары, герой-шәһәрләргә сәяхәтләр һәм фондның төп бурычы турында — безнең эксклюзив әңгәмәдә.

Социаль координаторның төп бурычы — ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәр кешенең мәсьәләсен игътибар белән тыңлап, аны хәл итү юлларын табу.
Социаль координаторның төп бурычы — ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәр кешенең мәсьәләсен игътибар белән тыңлап, аны хәл итү юлларын табу.

Һәр мөрәҗәгать итүчегә аерым ярдәм программасы төзелә

— Социаль координаторлар институты эшли башлауга өч ел узды. Бу чорда эшегезнең төп нәтиҗәләре нинди һәм сезгә кешеләр нинди мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә?

— Социаль координаторның төп бурычы — ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәр кешенең мәсьәләсен игътибар белән тыңлап, аны хәл итү юлларын табу. Өч ел дәвамында Тукай районында безнең белгечләр 2500дән артык мөрәҗәгатьне карады. Аларның күбесе махсус хәрби операциядә катнашучыларга каралган акчалата түләүләр белән бәйле. Шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераны һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзасы таныклыкларын рәсмиләштерү, социаль ярдәм чараларыннан файдалану, квалификацияле медицина ярдәме алу мәсьәләләре буенча да еш мөрәҗәгать итәләр.

Без шаблон буенча эшләмибез. Һәр мөрәҗәгать итүче өчен аның конкрет ихтыяҗларын исәпкә алып, шәхси ярдәм программасы төзелә. Анда хәл ителергә тиешле мәсьәләләрнең барысы да ачык күрсәтелә, ә социаль координатор бу процессның һәр этабында ярдәм күрсәтеп, кирәкле нәтиҗәгә ирешкәнче кешене озата бара.

Ярдәм алты төп юнәлеш буенча күрсәтелә

— Бурычларыгыз шактый күп. Эшегезне төп юнәлешләргә бүлеп карасак, фондның нинди эшләрен аерып күрсәтер идегез?

— Безнең эш ветераннарның һәм аларның гаиләләренең тормышындагы барлык өлкәләрне диярлек колачлый. Шуңа күрә ярдәмне алты төп юнәлеш буенча оештырдык. Беренчесе — медицина һәм реабилитация ярдәме. «Ватанны саклаучылар» фонды дәвалану, реабилитация узу, тернәкләндерүнең техник чараларын рәсмиләштерү, протез ясату, шифаханә-курортларда дәвалану мәсьәләләрендә ярдәм итә. Моннан тыш, психологик ярдәм дә күрсәтелә, ул шәхси яки төркемләп оештырылган консультацияләр булырга мөмкин, шулай ук тормышка җайлашу программалары да эшли.

Өч ел дәвамында Тукай районында безнең белгечләр 2500дән артык мөрәҗәгатьне карады.
Өч ел дәвамында Тукай районында безнең белгечләр 2500дән артык мөрәҗәгатьне карады.

Икенчесе — юридик ярдәм. Фонд юристлары бушлай консультация бирә, документларны рәсмиләштерүдә һәм торгызуда, ветеран статусын алуда ярдәм итә, ташламалар һәм түләүләр алу хокукларын яклау белән шөгыльләнә. Моннан тыш, мөрәҗәгать итүчеләрнең мәнфәгатьләреннән чыгып, дәүләт органнары белән актив хезмәттәшлек итәбез.

Өченче юнәлеш — эшкә урнаштыру һәм укыту. Без сугышчыларыбызга тыныч тормышка кайтырга, һөнәри юнәлеш сайларга булышабыз, вакансияләр тәкъдим итәбез, яңадан һөнәр үзләштерү, квалификация күтәрү, стажировка узу һәм үз эшен ачу мәсьәләләрендә ярдәм күрсәтәбез.

Бу юнәлештә без халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте һәм шәхсән «ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге»нең Чаллы шәһәре һәм Тукай районы буенча әйдәп баручы инспекторы Эльмира Вәзиятдин кызы Хакимова белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Хәрби хезмәттән азат ителгән һәм эшкә урнашуга мохтаҗ ветераннар өчен бергәләп кабул итү көннәре үткәрәбез.

Дүртенче юнәлеш — адреслы һәм көнкүреш ярдәме. Биредә торак мәсьәләләрен хәл итүдә, инвалидлыгы булган кешенең ихтыяҗларына карап торакны җайлаштыруда ярдәм итәбез, беренчел кирәк-яраклар белән тәэмин итәбез, ветеран гаиләләрендәге балалар өчен сыйфатлы ял оештырабыз.

Бишенче юнәлешебез — истәлекне мәңгеләштерү. Без истәлекле чаралар, күргәзмәләр оештыруны, махсус хәрби операциядә катнашучыларның тормыш һәм сугышчан юллары турындагы хатирәләрне, шулай ук гаилә архивларын саклауга юнәлтелгән проектларны актив рәвештә хуплыйбыз.

Алтынчы юнәлеш — социаль җайлашу һәм җәмгыять тормышында катнашу. Сугышчыларыбызны иҗатка, остазлыкка, патриотик проектларга һәм, әлбәттә, спортка җәлеп итү безнең өчен мөһим. Моңа адаптив спорт төрләре дә керә.

Безнең яклаучыларыбыз өчен спорт — гади ярыш кына түгел, ә физик һәм психологик тернәкләнүнең бик көчле чарасы.
Безнең яклаучыларыбыз өчен спорт — гади ярыш кына түгел, ә физик һәм психологик тернәкләнүнең бик көчле чарасы.

Спорт — физик һәм психологик тернәкләнүнең көчле чарасы

— Эш юнәлешләренең берсе — спорт. Ярышларда катнашу егетләргә тыныч тормышка җайлашырга ничек ярдәм итә? Якташларыбыз нинди уңышларга иреште?

— Безнең яклаучыларыбыз өчен спорт — гади ярыш кына түгел, ә физик һәм психологик тернәкләнүнең бик көчле чарасы. Бу яктан «Татарстан Республикасы Рәисе спорт кубогы» аерым әһәмияткә ия. Безнең район ветераннары анда актив катнаша һәм искиткеч нәтиҗәләр күрсәтә.

Безнең арада батырлыкның матур үрнәкләре бар. Йөзү ярышларында СВО ветераны Иван Левкин, бер аягын ампутацияләтергә туры килүгә карамастан, зур ихтыяр көче күрсәтеп, өченче урынны алды. Денис Балмышов икенче урынга лаек булды.

Безнең җыелма командалар да үзләрен яхшы яктан күрсәтә. Район ветераннарыннан тупланган җиде кешелек команда фиджитал спортта лаеклы нәтиҗә күрсәтеп, көндәшләренең һәм оештыручыларның хөрмәтен яулады.

Бу егетләр хәтта авыр яралардан соң да команда булып калырга һәм җиңәргә мөмкин икәнен күрсәтте.
Бу егетләр хәтта авыр яралардан соң да команда булып калырга һәм җиңәргә мөмкин икәнен күрсәтте.

Аерым горурлыгыбыз — утырып волейбол уйнаучы команда. Без аны Чаллы шәһәре белән бергә, чын мәгънәсендә, нульдән башлап тупладык. Бу егетләр хәтта авыр яралардан соң да команда булып калырга һәм җиңәргә мөмкин икәнен күрсәтте. Рәис кубогында алар көмеш медаль яулады, ә федерация председателе кубогында алтын медаль алды!

Мондый җиңүләр ветераннарның команда рухын сындырып булмавын күрсәтә. Бергәләп күнегүләр үткәрү, бер-береңә ярдәм итү һәм терәк булу чын могҗизалар тудыра. Бу казанышлар — паралимпия хәрәкәтен үстерүгә һәм Ватанны саклаучыларны реабилитацияләүгә керткән уртак өлешебез.

Район ярдәме — командалар өчен зур терәк

— Республика күләмендәге ярышларга бару өчен шактый ресурслар кирәк. Бу мәсьәләдә район җитәкчелеге сезгә ничек ярдәм итә?

— Форсаттан файдаланып, район башлыгы Камил Рим улы Нәҗмиевка зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Ул һәрвакыт безгә ярдәм итәргә тырыша һәм оператив рәвештә транспорт бирә. Беренче карашка, бу гади генә карар кебек тоелырга мөмкин. Әмма чынлыкта ул уңышның бик мөһим өлеше. Бу ярдәм булмаса, безнең командалар ярышларда катнаша алмас иде.

Ярышларда катнашып, ветераннарыбыз үзләренә генә түгел, башкаларга да үз көчләренә ышанырга ярдәм итә, районның абруен күтәрә. Алар безнең районда үзләре турында кайгыртучылар барлыгын күрсәтә. Сезнең моны аңлавыгыз һәм гади генә тоелган, әмма чынлыкта бәяләп бетергесез мөһим эшләрне тормышка ашырырга мөмкинлек бирүегез өчен зур рәхмәт.

Волгоградка сәфәр гаиләләр өчен аеруча истәлекле булды

— Спорт чаралары белән генә чикләнмичә, сез экскурсияләр һәм истәлекле сәфәрләр дә оештырасыз. Соңгы вакытта кайсы сәфәр аеруча истәлекле булды?

— Әйе, без социаль-мәдәни реабилитациягә аерым игътибар бирәбез. Соңгы вакытта безнең өчен иң әһәмиятле чараларның берсе герой-шәһәр Волгоградка оештырылган сәфәр булды. Сәяхәтне социаль координаторларыбыз оештырды. Ул анда катнашучылар өчен истәлекле вакыйгага гына түгел, ә тирән мәгънәгә ия, күңелләргә үтеп керерлек сәфәргә әверелде.

Ветераннар һәм һәлак булган Ватан сакчыларының гаиләләре үзләрен ялгыз итеп сизмәсен.
Ветераннар һәм һәлак булган Ватан сакчыларының гаиләләре үзләрен ялгыз итеп сизмәсен.

Фото/ Айгөл Шабакаева

Районыбыздан Волгоградка һәлак булган дүрт Геройның гаиләләре юл тотты. Аларның Мамай курганында булуы аеруча дулкынландыргыч мизгел булды. Бу сәфәр гаиләләргә Сталинградны яклаучыларның батырлыгы алдында баш ияргә, төрле буын каһарманнары арасындагы рухи бәйләнешне тоярга һәм йөрәкләрдә җылы истәлекләр калдырырлык тәэсирләр белән кайтырга мөмкинлек бирде.

Ветераннар үзләрен ялгыз итеп сизмәскә тиеш

— Ветераннарның мәсьәләләрен хәл иткәндә, сез көн саен төрле язмышлар, катлаулы тормыш хәлләре белән очрашасыз. Бүген җәмгыять һәм дәүләт тарафыннан бу кешеләр нинди мөнәсәбәтне тоярга тиеш дип уйлыйсыз?

— Фонд эшчәнлеге адреслы ярдәм күрсәтү белән генә чикләнми. Иң мөһиме — җәмгыятебездә махсус хәрби операциядә катнашучыларга карата хөрмәт һәм горурлык хисе һәрвакыт саклансын. Ветераннар һәм һәлак булган Ватан сакчыларының гаиләләре үзләрен ялгыз итеп сизмәсен, аларга карата һәрдаим игътибар һәм кайгырту булсын. Һәр гаилә дәүләт тарафыннан каралган ярдәм чараларыннан тулысынча файдалана алырга тиеш.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев