Балык Бистәсе районында дүртенче тапкыр «Бистә шәле» республика халык һөнәрчелеге фестивале узды. Милли традицияләрне, халык иҗатын һәм кул эшләрен берләштергән бәйрәмдә Теләнче-Тамак мәдәният йортында эшләп килүче «Күңел җылым» волонтерлар төркеме һәм «Өммегөлсем» җыр-фольклор ансамбле дә катнашты.
Фестиваль Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Таткультурцентр» дәүләт бюджет учреждениесе һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән оештырылды.
Бәйрәм мәйданында шәл бәйләүгә багышланган төрле конкурслар һәм остаханәләр эшләде. «Иң креатив шәл», «Мин шәл бәйләп үстем», «Шәл йомгагы әзерләү», «Шәл бәйлисем килә» кебек чаралар кунакларны милли һөнәрләр белән якыннан таныштырды. Шулай ук капка төбе уеннары, җырлы-биюле күңел ачулар һәм «Җәйге алан» халык уеннары мәйданчыгы эшләде.
Фото/ Зилә Хәйретдинова
Фестивальнең төп сәхнәсендә Татарстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән иҗат коллективлары чыгыш ясады. Теләнче-Тамакның «Өммегөлсем» җыр-фольклор ансамбле «Ак алъяпкыч» халык җырын башкарды. Коллектив чыгышы тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителеп, көчле алкышларга күмелде.
Иң дулкынландыргыч мизгел — бүләкләү тантанасы булды. Жюри әгъзалары ансамбль чыгышына югары бәя биреп, аны Лауреат дипломы белән бүләкләде. Коллектив өчен бу зур шатлык һәм истәлекле вакыйга булды.
Фестивальдән катнашучылар күтәренке кәеф, матур тәэсирләр һәм яңа иҗади көч белән кайтты. Алар бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән Алмаз әфәнде һәм Мәрьям ханымга, шулай ук ансамбль җитәкчеләре Раилә Закирова һәм Рәмилә Сәгъдиевага рәхмәтләрен белдерде. Коллективның иҗади тормышы исә дәвам итә — алда аларны туган авылларында узачак «Урам бәйрәме» көтә.
Нет комментариев