Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

«Кулым өзелеп, асылынып торса да, егетләремне ташлый алмадым»: Мәләкәс авылыннан рота командиры Фәнис Галимуллин тарихы

Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә чыныгу алган Фәнис Галимуллин мобилизациянең беренче көннәреннән үк махсус хәрби операциягә китә. Башта ул снайпер-укчы буларак хезмәт итә, әмма сугыш тәҗрибәсе һәм югары белеме аңа хәрби юлында алга барырга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә ул лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелә, соңрак майор званиесе ала, Татарстанның 430нчы полкы составында 125 хәрби хезмәткәрдән торган рота белән җитәкчелек итә. Дошманның «Ждун» дроны һөҗүме нәтиҗәсендә авыр яраланса да, Фәнис Галимуллин сугыш кырын ташламый. Ул рация аша егетләренең хәрәкәтен координацияли. Сул кулын югалтканнан соң да ул армиядән китми — хезмәтен хәрби комиссариатта дәвам итә. Аның тормыш юлы, батырлыгы һәм сайлаган юлы турында — безнең материалда.

 

«Үзем белән кергән егетләрем миннән башка югалып калырлар иде»

Фәнис Галимуллин өчен армия тормышы күптән таныш. Яшь вакытында ук ул кайнар нокталарда хезмәт итә, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша һәм ветеран исеменә лаек була.

— Мобилизациянең беренче көненнән, 26 октябрьдән үк, үзебезнең хәрби комиссариаттан киттем, — дип искә ала Фәнис Галимуллин.

Махсус хәрби операциягә ул рядовой-снайпер буларак китә. Әмма сугышчан тәҗрибәсе һәм югары белеме аңа хәрби хезмәт баскычлары буйлап күтәрелергә ярдәм итә. Аңа башта взвод җитәкчелеге тапшырыла, лейтенант званиесе бирелә. Ә Казан танк училищесында белем алганнан соң, 430нчы Татарстан полкы ротасы командиры итеп билгеләнә һәм майор званиесен ала.

— Минем карамакта 125 кеше булды — бу дүрт взвод дигән сүз. Һәр солдатны тыңларга, аның проблемасын аңларга, һәркемгә үз юлын табарга кирәк иде. Без моны эшли алдык, арада ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашты. Һәркем үз бурычын җаваплы башкарырга тырышты, — дип сөйли майор.

Рота өчен иң зур сынау катлаулы контрһөҗүм вакытында була. Командир сугышчылары белән урман полосасын алу өчен үзе бара, чөнки һөҗүм төркемен җитәкли алырдай бердәнбер кеше ул була. Әмма юлда аларны дошманның пилотсыз очкычы көтеп тора.

— «Ждун» дронына эләктем. Ул юлда көтеп тора иде, аннары кинәт күтәрелде. Ара бик якын булганга, качып өлгереп булмады. Ул вакытта мин әле бернәрсә дә аңламадым, бары тик сул кулымның асылынып торуын күрдем. Аны жгут белән бәйләдем дә, ышык урынга таба шуыштым. Без булган урынны тагын ярты сәгать артиллерия утына тоттылар. Авырту булды, әмма ул вакытта бу икенче планда иде. Урман полосасына алып кергән егетләрем миннән башка сукыр песи балалары кебек булырлар иде. Әйе, төркем командирлары бар, әмма алар бурычны турыдан-туры миннән ала. Кая кадәр барырга, кайсы квадратка җитәргә, кайда ныклап урнашырга — барысы да минем аша үтә иде. Мин аларны ташлый алмадым.

Егетләр алга китә, ә яраланган майор позициядә кала. Ул исән калган кулы белән рацияне тотып, һөҗүмне координацияләвен дәвам итә. Алларына куелган бурыч минималь югалтулар белән үтәлә. Үлемнән курыктыңмы дигән сорауга офицер туры җавап бирә:

— Курку һәркемдә була. Әмма үз егетләрең белән бергә булганда ул икенче планга күчә. Синең төп бурычың — әмерне үтәү.

«Кулсыз калу тормышымны үзгәртте, әмма рухымны сындыра алмады»

 Яра бик җитди була — сул кулны сак-лап калып булмый. Фәнисне медицина категориясе буенча хәрби частьтан чыгаралар. Аның урынында башка кеше булса, лаеклы ялга китәр иде, әмма Галимуллин түгел.

Офицерга Россия Оборона министрлыгы системасында калырга тәкъдим итәләр, һәм ул уйлап тормыйча ризалаша.

— Яралануыма карамастан, мин һаман да гамәлдәге хәрби булып калам, — ди Фәнис горурланып. — Мине хәрби частьтан тыл бүлегенә күчерделәр, мин әле дә Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итәм, әмма хә-зер хәрби комиссариатта. Армия белән бәйле кеше буларак, мин биредә калырга булдым. Һичьюгы, монда мин илемә ярдәм итә алам.

Бүген майор Галимуллин махсус техника исәбен алып бара. Кул югалту аның көндәлек тормышын үзгәртсә дә, рухын сындыра алмаган.

— Әлбәттә, уңайсызлыклар бар, һәм алар аз түгел, — ди Фәнис. — Яңа шартларга ияләшү җиңел булмады. Әмма иң мөһиме — теләк. Бүген адаптив киемнәр, махсус форма җитештерүче оешмалар күп. Мин дә җайлаштым, эш өстә-лемне үземә уңайлы итеп үзгәрттем, өйдә дә кайбер нәрсәләрне җайладым. Иң мөһиме — тормышны дәвам итәргә һәм кешеләргә файда китерергә.

 «Иң нык дуслык — армиядәге дуслык»

 Үткән юлына күз салганда, Фәнис фронттагы көннәрнең аның өчен зур тормыш сынавы булуын аңлый.

— Бу ир-ат өчен зур чыныгу, — дип саный офицер. — «Мин булдыра алдым, мин эшләдем» дигән аңлау эчке көчне ныгыта. Иң мөһиме — чын сугышчан иптәшләр барлыкка килә. Иң нык дуслык — армиядәге дуслык! Бергә бик күп авырлыклар кичердек, шуңа күрә без туганнар кебек. Бүген мин аларның һәрберсенә мөрәҗәгать итә алам, алар да миңа килә ала — тормыштагы теләсә нинди хәлдә бер-беребезгә ярдәм итә-чәгебезгә ышанам.

Офицер бүген дә үз ротасы белән элемтәдә тора. Кемдер штабта, кемдер тылда хезмәт итә, ә күбесе сугышта һәлак булган.

Командир һәлак булган сугыш-чыларның әти-әниләре һәм тол хатыннары белән уртак төркем булдырган.

— Алар үзләренең ялгыз калмауларын аңласыннар өчен аралашып яшибез. Уллары һәм ирләре батырларча һәлак булганнарга, аларның якыннарына игътибар һәм ярдәм кирәк. Без алар белән бик күпне кичердек.

Бүгенге контракт хезмәте турында сөйләгәндә, майор Галимуллин Ватанны саклауны һәр ир-атның мөһим бурычы дип саный.

— Ватан алдындагы бурычны һәр ир-ат үтәргә тиеш! Чөнки бу борынгыдан килгән төп вазифаларның берсе. Бездән башка кем яклар соң? Кем хатыннарыбызны, балаларыбызны, якыннарыбызны һәм әниләребезне саклар? Ир-ат үз илен якларга тиеш! — дип ышана Фәнис.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев