Сәхнәдә — Хәят: Скрипка серләрен буйсындырган кыз Тукай районын ничек үз иткән?
Тукай районында узучы һәр зур мәдәни чарада тамашачылар аны көтеп ала. Сәхнәгә чыгу белән ул үзенең дәртле җырлары, кабатланмас стиле һәм зур таланты белән залны үзенә карата. Күпләр аны оста скрипкачы Гүзәл Хәкимуллина буларак белсә, бүген ул эстрадада Хәят исеме белән зур сәхнәгә беренче ышанычлы адымнарын ясый.

Кызыклы факт: яшь башкаручы сәхнә юлын гына яулап калмый, ул үзе Тукай районының мәдәният бүлегендә дә нәтиҗәле хезмәт куя. Тумышы белән бу районнан булмаса да, ул бик кыска вакыт эчендә җирле халыкның күңеленә юл таба алган һәм бу төбәкне чын күңелдән яраткан.
Без яшь һәм өметле җырчы белән очрашып, аның иҗаты, хезмәт көндәлекләре һәм һөнәри серләре турында бик җылы әңгәмә кордык.
— Хәят, укучыларыбызга башта үзегез турында сөйләп китсәгез иде.
— Мин тумышым белән Зәй районының Дүрт Мунча авылыннан. Ләкин балачактан ук гаиләбез белән Яр Чаллы шәһәренә күчендек, шуңа күрә минем үсмер елларым һәм яшьлегем нәкъ менә шушы шәһәр белән бәйле. Белемгә килгәндә, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамладым.
Сәхнәдәге исемемә килгәндә, Хәят — ул минем иҗади псевдонимым, ә чын исемем — Гүзәл. Шундый җаваплы адымга мин 2019 елда бардым. Бу турыда бик озак уйландым. Беренчедән, Гүзәл исеме татар халыкында бик киң таралган. Икенчедән, безнең татар эстрадасында инде танылган һәм үзенчәлекле Гүзәл Уразова бар. Икенче Гүзәл булып кабатланасым килмәде… Нәтиҗәдә, мин беренче Хәят булдым! Бу исем минем эчке дөньям белән тулысынча туры килә дип уйлыйм.
— Сез бүгенге көндә үз музыкаль стилегезне ничек тасвирлар идегез?
— Мин үземне күбрәк халыкчан җырчы дип әйтер идем. Шул ук вакытта бер урында гына тукталып калмыйча, заманча һәм төрле стильләрдә дә җырлап карарга тырышам. Иҗади юлым әле башында гына, шуңа күрә үземне әле һаман да яңа юнәлешләрдә эзлим.
— Сезнең иң төп яки иң яңа сольный җырыгыз нәрсә турында?
— Бүгенге көндә минем репертуарымда иң популяр һәм тамашачы күңелен яулаган җырым — «Сине көтеп» дип атала. Бу җырның сүзләрен иҗатташым Альбина Мортазина язды, ә көе исә үземнеке. Җыр тирән мәхәббәт хисләре турында. Ул хәтта күп кенә танылган артистларның да кызыксынуын уятты. Мисал өчен, танылган җырчы Вадим Захаров бу җырны үзенең социаль челтәрләренә еш куйды, ул аның күңеленә бик нык хуш килде. Тәҗрибәле халык артистының шундый югары бәясен һәм хуплавын алу, әлбәттә, мине бик сөендерде һәм алга таба иҗат итәргә канатландырды.
— Хәзерге вакытта музыка дөньясында сезнең өчен төп үрнәк булып кем тора?
— Иң яраткан һәм иҗатына сокланган башкаручым — Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов. Бу бөек җырчының иҗатына булган мәхәббәт миндә балачактан ук яши. Шундый кызыклы факт бар: алты яшемнән бирле без гаиләбез белән аның Чаллыда узучы һәр концертына бер тапкыр да калдырмыйча йөрибез. Бу инде безнең күркәм гаилә традициясенә әйләнде.
— Сезнең шәхси плейлистыгызда кайсы җырлар иң еш кабатлауда (повторда) тора?
— Нигездә, мин бөтенләй төрле юнәлештәге музыка тыңлыйм, ләкин күңелем барыбер үз милли көйләребезгә тарта — күбрәк татарча җырлар тыңланыла. Белгеч буларак караганда, дөньякүләм танылган популяр музыканы да күзәтеп барырга кирәктер, бәлки. Ләкин кан үзенекен итә — күңел туган телне сайлый. Яраткан җырчыларым арасында Салават абыйдан тыш Илсөя Бәдретдинова, Гүзәл Уразова бар. Шулай ук яшь башкаручыларның да иҗаты белән актив кызыксынам, яңа исемнәрне һәм заманча җырларны һәрвакыт плейлистыма өстәп барам.

— Бүген яшь җырчыга татар эстрадасында үз урынын табу һәм үзен таныту кыенмы?
— Һәр кешенең үз сукмагы, үз юлы. Иҗат дөньясында һәркемнең үз кыенлыклары очрый, үз максатыңа ирешү юлында ансыз мөмкин дә түгелдер. Кемдер бер генә җыр чыгарып та тиз арада танылып китәргә мөмкин, ә кемгәдер шул бердәнбер хит җырын табу өчен хәтта ун ел буе тырышырга туры килә. Монда уңышка илтүче бер төрле генә калып бар дип әйтеп булмый. Мин үзем дә бүгенге көндә һаман эзләнүдә. Туктап калмыйча, иҗатны гел яңартып торырга, яңа җырлар эзләргә һәм нәтиҗәле хезмәт куярга кирәк — 100 процент уңышның сере нәкъ менә шунда.
— Сезнең музыкагыз турында кемнең фикере иң кыйммәтлесе һәм бәялесе булып тора?
— Күрсәткечләргә килгәндә, мин «Яндекс Музыка» платформасындагы тыңлау саннарына һәм статистикасына таянам. Анда халыкның сине ничек тыңлавы, кайсы җырның күбрәк ошавы яисә киресенчә — җитәрлек дәрәҗәдә кабул ителмәве ачык күренә. Критика мәсьәләсендә исә иң беренче чиратта газиз әниемнең сүзләренә колак салам. Әни, әлбәттә, һәрвакыт канатландырып, яклап һәм мактап тора. Шулай ук якын туганнарым һәм мине яраткан тыңлаучыларым да үз фикерләрен калдыра. Аларның һәр сүзен иҗатымны тагын да камилләштерү өчен бик мөһим дип саныйм.
— Сезнең Тукай районы белән иҗади һәм һөнәри хезмәттәшлегегез ничек башланып китте?
— Берничә ел рәттән мин «Күңел» радиосы белән берлектә Кызыл Байрак авылында оештырыла торган Сабантуйларда чыгыш ясаган идем. Шуннан соң бу төбәккә мәхәббәтем тагын да артты. Ә хәзер мин районның мәдәният бүлегенә эшкә дә урнаштым. Монда эшләвемә бер ел гына булса да, зур һәм җаваплы чараларда катнашырга өлгердем. Районыбызның мәдәният коллективы бик бердәм һәм әйбәт.
Шулай ук район башлыгы Камил Нәзмиев турында да аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Ул искиткеч кешелекле, актив һәм үрнәк җитәкче. Районда нинди генә чара узса да, ул шәхсән үзе килә, күзәтә, яшьләрне хуплый һәм үз фикерен белдереп ярдәм итә. Шундый куәтле командада эшләү — минем өчен зур горурлык.

— Татар эстрадасының танылган юмористы һәм җырчысы Данир Сабиров командасы турында да сөйләп үтегезче. Ничә ел инде аның белән хезмәттәшлек итәсез? Бу юл ничек башланып китте һәм танылган шәхес белән бергә эшләү сезгә нинди тәҗрибә бирде?
— Гаҗәп, ләкин мин Данир Сабиров төркемендә инде унынчы елымны эшлим! Миңа бу коллектив бик ошый, мохите җанга якын. Төркемебез үзенчәлекле һәм бик дус — татар эстрадасында мондый тату коллективлар бик сирәк күренеш. Бу — иң беренче чиратта җитәкчеләребезнең зур хезмәте. Данир Исламбаевич һәм аның тормыш иптәше, концертлар директоры Миләүшә Сабирова — искиткеч яхшы, олы җанлы кешеләр. Безнең командада иң бәялесе — синең чын, дөрес һәм яхшы күңелле кеше булуың. Синең талантың, җырларың һәм тавышың аннан соң гына, икенче планга куела.
Быел Данир Сабиров үзенең 15нче юбилей сезонына старт бирә. Шулкадәр гомер эчендә тамашачы игътибарын һәрвакыт югары дәрәҗәдә тота алган җитәкчебез — искиткеч тырыш, үҗәт һәм максатчан кеше. Ул безне дә хезмәттә нәкъ менә шушы сыйфатларга өйрәтә. Без дә аны һәрчак канатландырып, алга этәреп торабыз. Концертларыбыз һәркайда гөрләп уза, халык безне яратып кабул итә.
— Сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынлануны ничек җиңәсез? Бу халәт иҗатка комачауламыймы?
— Дөресен генә әйткәндә, сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынлану — ул бөтенләй табигый һәм нормаль күренеш. Ләкин бик җаваплы, зур рәсми чараларда дулкынлану дәрәҗәсе артып китеп, хәтта җырларга комачауларга да мөмкин. Минемчә, бу халәтне җиңәргә түгел, ә аның белән дуслашырга өйрәнергә кирәк. Дулкынлануны бөтенләй үк бетереп булмый, тик аннан көчлерәк булырга өйрәнү мөһим. Моның өчен исә зур тәҗрибә һәм туктаусыз, актив хезмәт таләп ителә. Һөнәри осталык арткан саен, сәхнә куркуы да иҗат көченә әверелә.
— Музыкаль өлкәдә кем белән дуэт яздырырга хыялланасыз?
— Күптән түгел генә минем «Mingazov Cover Band» төркеменең әйдәп баручы солисты Ильяс Минһаҗев белән уртак дуэтым дөнья күрде. Моңа кадәр без Стәрлетамакның талантлы егете — эстрадабызга үзенчәлекле яңалык кертүче яшь җырчы Краус (чын исеме Илшат) белән дә ремикс яздырган идек. Алга таба исә кем белән дуэт булачагы әлегә сер булып калсын. Киләчәктә тамашачыларны бик матур һәм үзенчәлекле яңа җыр көтә дип кенә әйтә алам.
— Биш елдан соң үзегезне нинди уңышларга ирешкән итеп күрергә телисез?
— Әлбәттә, биш елдан соң да үземне зур сәхнәдә, яраткан тамашачым алдында күрәсем килә. Иҗат кешеләре еш кына рухи арыганлык кичерә, сәнгать дөньясында «эмоциональ качели» дигән катлаулы халәт бар. Мине әлеге авырлыклар читләтеп үтсә иде, дип телим. Иң мөһиме — алга таба да иҗат дулкынында йөзәргә, яңа уңышларга ирешергә язсын.
Яшь җырчы һәм Тукай районы мәдәният бүлегенең тырыш хезмәткәре Хәят белән әңгәмәбез җылы һәм ихлас рухта узды. Үз юлын төгәл белгән, танылган осталардан үрнәк алып, үз стилен булдырган бу кызның киләчәге өметле икәненә шик юк. Алга таба да Тукай җирен үзенең дәртле җырлары һәм тылсымлы скрипкасы белән тагын да ямьләндереп торырга язсын. Иҗади уңышлар, Хәят!
Фотолар: җырчының шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев