13 август 2026 яңалыклары
-
«Авылдашлар берләште»: Иске Җирекле авылында маскировка челтәрләре үрәләр
Иске Җирекле авылының «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә көн саен актив эш бара — волонтёрлар фронт сызыгындагы егетләрне саклау өчен маскировка челтәрләре үрә.
-
Сәхнәдә — Хәят: Скрипка серләрен буйсындырган кыз Тукай районын ничек үз иткән?
Тукай районында узучы һәр зур мәдәни чарада тамашачылар аны көтеп ала. Сәхнәгә чыгу белән ул үзенең дәртле җырлары, кабатланмас стиле һәм зур таланты белән залны үзенә карата. Күпләр аны оста скрипкачы Гүзәл Хәкимуллина буларак белсә, бүген ул эстрадада Хәят исеме белән зур сәхнәгә беренче ышанычлы адымнарын ясый.
-
Татарстанда авариядә хатын-кыз һәм ике бала һәлак булган
Татарстанның Югары Ослан районында өч автомобиль катнашында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Авариядә бер хатын-кыз һәм ике бала һәлак булган, тагын биш кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Автомобиль йөртүчеләрнең берсе руль артына исерек килеш утырган булган.
-
Россия мәктәпләрен биш көнлек уку атнасына күчерергә тәкъдим иттеләр
Шимбә көнне дәресләрдән ял итү мөмкинлеге барлык мәктәп укучылары өчен дә булырга мөмкин. Дәүләт Думасы депутатлары Россия мәктәпләрен биш көнлек уку атнасына күчерү тәкъдиме белән чыкты. Алар шимбә көнен дәресләр урынына спорт, мәдәният һәм тәрбия чараларына багышларга тәкъдим итә.
-
13 августта Татарстанда 23 градуска кадәр җылыта, яшенле яңгыр көтелә
Синоптиклар фаразынча, бүген, 3 августта республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә.