Россия мәктәпләрен биш көнлек уку атнасына күчерергә тәкъдим иттеләр
Шимбә көнне дәресләрдән ял итү мөмкинлеге барлык мәктәп укучылары өчен дә булырга мөмкин. Дәүләт Думасы депутатлары Россия мәктәпләрен биш көнлек уку атнасына күчерү тәкъдиме белән чыкты. Алар шимбә көнен дәресләр урынына спорт, мәдәният һәм тәрбия чараларына багышларга тәкъдим итә.
«Яңа кешеләр» фракциясе депутатлары, Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков җитәкчелегендә, мәктәпләрне биш көнлек уку атнасына күчерергә тәкъдим итте. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова исеменә юлланган мөрәҗәгатьтә әйтелә. РИА Новости документ белән танышкан.
Депутатлар башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәресләрне дүшәмбедән җомгага кадәр генә үткәрүне тәкъдим итә. Шимбә көнендә исә укучылар өчен дәрестән тыш, мәдәни, спорт һәм тәрбия чаралары оештырырга мөмкин булачак.
Депутатлар билгеләп үткәнчә, кайбер мәктәпләрдә әле дә алты көнлек уку атнасы саклана. Бу очракта мәҗбүри дәресләр шимбә көнендә дә уза. Нәтиҗәдә, укучыларның атна дәвамында дәресләрсез бер генә тулы көне — якшәмбе генә кала. Шул ук вакытта шимбә көнендә дәрес үткәрү-үткәрмәүне һәр мәктәп үзе хәл итә.
Инициатива авторлары фикеренчә, биш көнлек уку атнасына күчү Россиянең барлык төбәкләрендә дә мәктәп укучылары өчен бердәм уку тәртибен булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук балаларның атнага ике көне мәҗбүри дәресләрдән азат булачак. Шимбә көнен исә укучыларның теләге буенча төрле белем бирү, спорт, мәдәни һәм тәрбия чараларына багышларга тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев