Татарстанда авариядә хатын-кыз һәм ике бала һәлак булган
Татарстанның Югары Ослан районында өч автомобиль катнашында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Авариядә бер хатын-кыз һәм ике бала һәлак булган, тагын биш кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Автомобиль йөртүчеләрнең берсе руль артына исерек килеш утырган булган.
Авария 12 августта сәгать 17:25 тирәсендә Казан — Ульяновск автомобиль юлының 10нчы чакрымында булган. Алдан алынган мәгълүматларга караганда, Казаннан Ульяновск ягына барган 54 яшьлек «Фольксваген» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «Лада Калина» һәм «Лада Искра» машиналары белән бәрелешкән.
Бәрелешү нәтиҗәсендә «Лада Искра» пассажирлары — 1984 елда туган хатын-кыз һәм 2016 һәм 2022 елларда туган ике бала һәлак булган. Татарстан прокуратурасы мәгълүматларына караганда, автомобильдә балалары белән ирле-хатынлы пар булган. Тагын биш кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Аларны медицина учреждениесенә китергәннәр.
Республика прокуратурасында ачыклык кертүләренчә, «Фольксваген» рулендә Казан кешесе булган. Алдан алынган мәгълүматлар буенча, ир-ат автомобильне исерек хәлдә йөрткән.
Һәлакәт буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешенең үлеменә китерү факты нигезендә җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре авариянең сәбәпләрен һәм барлык нечкәлекләрен ачыклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев